Валериан Альбанов 1882 елның 26 маенда Уфада дөньяга килә.
Ул Уфада ир-егетләр гимназиясендә укый. Петербургның диңгезчеләр училищесын тәмамлый. 1912-14 елларда штурман сыйфатында Г. Брусиловның «Святая Анна» шхунасында поляр экспедициядә катнаша. Боз буйлап Франц-Иосиф җиренә юл тоткан төркемне җитәкли. 1917 елда Арктика турында иң яхшы китапларның берсе дип танылган язмаларын бастыра.
Альбанов Вениамин Каверинның «Ике капитан» романы геройларының берсе – штурман Климов прототибы була, аның нигезендә шулай ук аталган нәфис фильм төшерелә. Кызганычка каршы, Валериан Альбанов 1919 елда һәлак була.
Бүген якташыбыз истәлегенә Уфада аның исемен йөрткән Котыпчылар музее эшли.