+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 октябрь 2021, 15:34

Мәскәү буйлап "Алга, Башкортстан!" поезды йөриячәк

Бүген, 11 октябрьдә, Башкортстан Республикасы көнендә, Мәскәү метрополитенының «Северное» электродепосыннан телекүпер режимында Уфаның 450 еллыгына багышланган тематик поездны эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

Мәскәү буйлап "Алга, Башкортстан!" поезды йөриячәк
Мәскәү буйлап "Алга, Башкортстан!" поезды йөриячәк

"Алга, Башкортстан!" поезды Мәскәүнең Сокольники линиясе буенча йөриячәк һәм мәскәүлеләрне һәм башкала кунакларын Башкортстан икътисадының тарихы, мәдәнияте, истәлекле урыннары һәм казанышлары белән таныштырачак.

Поездны брендлау Башкортстан хакимияте һәм Мәскәүнең транспорт департаменты белән килештерелгән.

"Алга, Башкортстан" поезды биш вагоннан тора. Һәр вагон бер темага багышланган: Уфа шәһәре тарихы һәм аның истәлекле урыннары; Башкортстан тарихы; башкорт халкының мәдәнияте һәм фольклоры; Башкортстан табигате һәм туризм; икътисад һәм сәнәгать.

Мәскәүдә республика составын эшләтеп җибәрү очраклы түгел. Мәскәү метрополитенының төзелеш тарихы Башкортстан халкының хезмәт батырлыгы белән тыгыз бәйләнгән. Метрополитен төзү турында карар 1931 елның 15 июнендә кабул ителә. Эшче көчләр җитмәү беренче планга чыга. Метро төзүчеләргә Башкортстан халкы ярдәмгә килә. Иреклеләрнең иң зур отряды - биш меңгә якын кеше, республиканың Краснокама районы Николо-Березовка авылыннан метрополитенның беренче чираты төзелешенә килә.

Район җитәкчелеге белән Мәскәү метро төзелеше арасында социалистик килешү имзалана. Аның нигезендә район метро төзелешенә барлык буш эш көчен җибәрергә һәм азык-төлек белән ярдәм итәргә бурычлы була. Мәскәү Төзелеш министрлыгы эшче һөнәрләргә өйрәтергә, район икътисадын ныгытуда ярдәм күрсәтергә кушкан. 1933 елның 14 мартында Башкортстаннан Мәскәүгә 326 кешедән торган беренче төркемне озаталар, 11 апрельдә - тагын 500 кешене, 1933 елның маенда 1300 кешедән торган тулы бер эшелон килә. Нәтиҗәдә, 1933 елның июненә Мәскәү метросының һәр алтынчы төзүчесе Башкортстаннан була.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: