-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 октябрь 2021, 15:27

Республика көне белән, хөрмәтле башкортстанлылар!

Бүген Башкортстан Республика көнен билгеләп үтә.

Республика көне белән, хөрмәтле башкортстанлылар!
Республика көне белән, хөрмәтле башкортстанлылар!
Узган 31 ел эчендә бу бәйрәм киң танылу һәм республика халкы күңелендә лаеклы урын алды. Аны хезмәт коллективларында, барлык шәһәр һәм авылларда билгеләп үтү матур традициягә әйләнде.

Республика көне уңаеннан Уфада Салават Юлаев һәм шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабич һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы узды.

Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Казахстан делегациясе вәкилләре һәм республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.

Бәйрәм уңаеннан республика җитәкчесе Интернет челтәрендә язма да бастырган:

"Республика көне белән, хөрмәтле республика халкы!

Безнең команданың бурычы - төбәктә тормыш сыйфатын елдан-ел яхшырту, Башкортстанда һәр кеше үзен өйдәге кебек тойсын өчен барысын да эшләү. Бу - безнең максат.

Барыгызга да иминлек - һәм изгелек телим!" - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: