+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 октябрь 2021, 13:15

Республикабыз — зур шәхесләр биргән төбәк

Республика көне уңаеннан Башкортстаннан чыккан күренекле кешеләрне искә алабыз. Аларның берсе — татар әдәбияты классигы, күренекле якташыбыз Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов.  

Республикабыз — зур шәхесләр биргән төбәк
Республикабыз — зур шәхесләр биргән төбәк

“Язучы” сүзе генә Галимҗан Ибраһимовның күпкырлы шәхесен, аның татар һәм башкорт халыкларының рухи тарихындагы ролен тулысынча ачмый. Үз әсәрләрендә социалистик реализмның төп принципларын гәүдәләндерүче әдип, зур тәнкыйтьче һәм әдәбият теориясе белгече, күренекле галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дә ул.
Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасының Стәрлетамак өязе Солтанморат авылында мулла гаиләсендә (хәзерге Башкортстан Республикасының Авыргазы районындагы шул исемдәге авылда) туа.
Галимҗан Ибраһимов татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте. 1910 елда ук аның беренче «Яз башы» хикәяләр җыентыгы чыга. Аның «Татар хатыны ниләр күрми», «Табигать балалары» повестьлары, күпсанлы хикәяләре зур популярлык казанды. Ибраһимов иҗаты барлык төрки телле халыкларның сәнгать прозасы үсешенә йогынты ясый.
Галимҗан Ибраһимов исеме онытылмаган. Аның туган ягы — Солтанморат авылында язучының музей-йорты бар. Уфада аның хөрмәтенә бульвар аталды. 1993 елда Ибраһимов бульвары буенча 25нче йортта мемориаль такта куела.
Казанда аның исемен йөрткән проспект һәм гимназия бар, язучы һәйкәле һәм бюсты урнаштырылган. Ибраһимов исемен Казанда Тел, әдәбият һәм тарих институты йөртә.

Фото: kk.buy-com.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: