+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 октябрь 2021, 12:46

Шәриптә хәзер “Картәни бакчасы” да бар!

Кушнаренко районында агач үсентеләре утырту буенча зур өмә оештырылды.Өмә вакытында тирә-якны яшелләндерү чарасы районның берничә төбәгендә берьюлы узды. Үз хезмәте белән Кушнаренко җиренең данын арттырган галим, Башкортстанның атказанган агрономы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Лидия Николаевна Стреляева һәйкәле янында карлыган үсентеләре утыртылды. Бу эштә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә актив катнашты.

Шәриптә хәзер “Картәни бакчасы” да бар!
Шәриптә хәзер “Картәни бакчасы” да бар!

Бу көнне район үзәгенең Базар урамында миләш аллеясы барлыкка килде.
Акциягә Шәрип авылында урнашкан картлар йортында гомер кичерүче әби-бабайлар да бик теләп кушылды. Алар үзләре яшәгән төбәкне ямьләү максатында алмагач, чия, слива һәм кара миләш үсентеләренең утыздан артык сортын утыртты. Барлыкка килгән күркәм аллеяга “Картәни бакчасы” дип атама да бирделәр.
— Адәм баласын хезмәт, үзенең кемгәдер кирәк булуын белү яшәтә, — ди өлкәннәр. — Безнең өчен бүгенге яшелләндерү проекты үзе бер бәйрәмгә әверелде. Киләчәктә үз кулларыбыз белән утырткан үсентеләрне, әлбәттә, тәрбияләп торачакбыз. Гомеребез булып, җимешләрен авыз итәргә дә насыйп булыр, дип ышанабыз.
Кушнаренкодагы акциядә республиканың Гадәттән тыш хәлләр комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров та катнашты.
— Мондый чаралар кешеләрне рухи яктан берләштереп кенә калмый, бәлки тирә-як мохитне саклауга юнәлтелгән эшчәнлекне киң колач белән җәелдерергә дә мөмкинлек бирә, — дип билгеләде мәртәбәле кунак. — Мин бүген Кушнаренко районын яшелләндерүгә үз өлешемне кертүгә шатмын.
Шул ук көнне районда Бөтендөнья чисталык көненә багышланган чаралар да үтте. Үзебез яшәгән тирәлекне чүп-чардан арындыру, Җир шарының табигый иминлеген саклауның никадәр мөһим икәнлеген аңлату максатында оештырылган чаралар нәтиҗәле булды.
Район авылларының барысында да Бөтендөнья чисталык көнендә зур эшләр башкарылды: елга һәм күл, юл буйлары чүп-чардан арындырылды, яше-карты җиң сызганып, күңел күтәренкелеге белән хезмәт салды.

Фото: Кушнаренко районы хакимиятеннән

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: