-16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Республика
19 октябрь 2021, 15:24

Хатынын ике машина арасында кыскан

Моңа кадәр ир белән хатын арасында ызгыш булган.

Хатынын ике машина арасында кыскан

Стәрлетамак пабликларының берсендә такси машинасын йөртүче берәүнең хатын-кызны ике машина арасына кысуын теркәгән видео пәйда булды. Конфликтка шаһитлар килеп кушыла һәм водительдән машинасын алуны таләп итә.

"Renault Logan" руле артындагы ир кеше хатынының автомобилен бәрдерергә уйлаган. Ләкин хатын үз машинасы алдына килеп баскан. Ире аның машинасын бәрдермәсен өчен хатын аны туктатырга тырышып караган, әмма водитель тыңламаган. Нәтиҗәдә, хатынга шулай "тимер ат"ын сакларга туры килгән.

Тикшерү барышында барлык катнашучылардан, шулай ук шаһитлар чакырткан табибтан сорау алганнар. Хатын күптән түгел генә гаиләдә булган конфликтның шундый үсеш алуын исбатлаган.

Фото: видеодан скриншот ясалды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова