+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
20 октябрь 2021, 13:02

10 яшьлек кызны урамда кыйнаган

Үтеп баручы ханымны бала чыгырыннан чыгарган.

10 яшьлек кызны урамда кыйнаган
10 яшьлек кызны урамда кыйнаган

Аноним чыганак мәгълүматы буенча, Уфада 10 яшьлек кыз бер йорт янында мәчеләрне ашатырга булган. Мәктәп укучысы йорт хайваннарын ярата һәм аларга еш кына кибеттән азык сатып ала икән. Хәтта Ладыгин урамында мәчеләр өчен махсус йортлар эшләнгән. Нәкъ шунда кызны өлкән яшьтәге хатын очраткан да инде.

"Адекват булмаган хатын кызны чәчләреннән тотып ала һәм башы белән шушы песиләр өе стенасына бәрә башлый. Балага ярдәмгә очраклы үтеп баручы килде", - дип сөйли аноним.

Кыз тән җәрәхәтләре алган. Баланың туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: