+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
21 октябрь 2021, 16:08

Балага "Ашыгыч ярдәм" дә чакыртмаганнар!

Стәрлетамак мәктәбендә булган хәлдән соң баланың әнисе һаман тынычлана алмый.

Балага "Ашыгыч ярдәм" дә чакыртмаганнар!
Балага "Ашыгыч ярдәм" дә чакыртмаганнар!

Стәрлетамакта 8 яшьлек инвалид малай музыка дәресендә җитди җәрәхәтләр алган. "Шәфкатьлелек күпере" оешмасы волонтеры Регина Биргулиева бу хакта социаль челтәрдәге битендә язды.

"Малай быел сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен тәгаенләнгән 25нче мәктәпкә укырга килгән. Балада аутизм спектры бозылуын ачыклаганнар. Ул бөтенләй сөйләшә алмый, ләкин уку йортында кешеләргә өйрәнә башлаган булган.

12 октябрьдә әнисе баланы мәктәпкә илткән. Музыка дәресендә 3 кенә бала булган. Ниндидер мизгелдә малай кабинеттан чыгып киткән. Дәрес мәктәпнең икенче катында узган булган, баланы беренче катта тапканнар.

Малайның кул, оча сөяге сынган, операция ясаганнар. Умыртка сөягенең дә зарарлануы билгеле. Ким дигәндә, ике ай урын-җир өстендә булачак. Әле аның кайчан һәм, гомумән, йөри алачагы билгеле түгел. Баланың әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның артыннан бүлеккә укытучы да килгән. Ул баланың әнисен гаепләгән, әнисе белешмә китерергә һәм бала артыннан күзәтергә кирәклеген әйтергә тиеш иде, дип күрсәткән. Полициядә бу хәлне тыныч юл белән хәл итәргә киңәш иткәннәр.

Мәктәптә балага хәтта ашыгыч ярдәм дә чакыртмаганнар. Барысы да әнисенең килүен көткән, соңыннан ул үзе улын дәваханәгә илткән. Малайның әнисе хәзер коточкыч хәлдә, аңа әхлакый яктан бик авыр. Төннәрен йокламый, баланың караваты яныннан да китми", - ди Регина Биргулиева.

Әлегә бу хәл турында хокук сакчыларының фикере билгеле түгел.

Фото: newsbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: