+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
1 ноябрь 2021, 14:56

Очучы Кәримов 80 елдан соң табылды...

Очучының туганнарын эзлиләр.

Очучы Кәримов 80 елдан соң табылды...
Очучы Кәримов 80 елдан соң табылды...

Башкортстанда туган совет очучысының сөлдәләрен Белгород өлкәсенең Шебекинск районында тапканнар.

"Изге Илья Муромец заставасы" эзтабарлар отряды совет самолетының җиргә килеп төшү урынын тапкан, Шебекинскның "Обелиск" эзтабарлар отряды белән берлектә аны казып алуны оештырган.

- Табылган фрагментларга нигезләнеп, "Як-1" очкычының маркасын ачыкладылар. Очучының сөлдәләре дә самолет калдыклары арасында иде. Бөек Ватан сугышы чоры авиациясе тарихчысы Борис Давыдов ярдәме белән (Мәскәү шәһәре), сугышның тагын бер "ак табы" ачылды, - ди эзтабар Илдар Бикбаев.

Илдар сүзләренә караганда, самолетта өлкән сержант Мәхмүт Ишбулды улы Кәримов очкан булган. - Ул 1943 елның 7 июлендә Бостон бомбардировщикларын озатып бару буенча сугышчан заданиене үтәгәндә Крутой Лог районына хәрби заданиедән кире кайтмаган. Очучы һәм самолет турында мәгълүматлар әлегә кадәр булмаган. Беренче документта шулай язылган иде, - дип хәбәр итте ул. Хәзер, 80 ел узгач, без моны ачыкладык!

Мәхмүт Кәримов 1917 елда Башкортстанның Гафури районы Котлыгуҗа авылында туган, Белореттан сугышка чакырылган булган. Бикбаев сүзләренә караганда, Кәримовка 1943 елның 27 июлендә үлгәннән соң, кече лейтенант званиесе бирелә. Хәзер эзтабарлар аның туганнарын эзли.

Фото: prufy.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: