+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
3 ноябрь 2021, 18:35

"Русия тәмнәрен" бергәләп сайлыйк!

«Русия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендлары милли конкурсында халык тавыш бирүе тәмамлануга 4 көн калды.

russiantastes.ru
Фото:russiantastes.ru

20 октябрьдән Русиянең һәр төбәгендә яшәүчеләр яраткан өч продукт бренды өчен үз тавышларын бирә. Гастрономик тавыш бирүнең соңгы көне 7 ноябрь булачак. Шулай итеп, этап тәмамлануга нибары 4 көн калды. Исегезгә төшерәбез, яраткан продуктка үз тавышыңны бирү өчен russiantastes.ru сайтына керергә һәм исемлектән төбәк һәм бренд исемен сайларга кирәк.

Агымдагы сезонда республиканы 15 башкорт бренды тәкъдим итә. Болар - башкорт өчпочмагы, талкан, башкорт шоколады, соус, ысланган страус филесы, кымыз, әче бал, Бөрҗән чолык балы, Федоровка казы, сыр, каклаган каз, казылык, баллы сыр, корот, «Коргазак» минераль суы һәм, әлбәттә, башкорт балы.

Игътибар итегез, безнең продуктлар арасында иң яхшысы (тавыш саны буенча) – башкорт өчпочмагы, һәм ул хәтта гомумрусия рейтингының беренче йөзлегенә дә эләкми.Барыгызны да Башкортстанда яраткан азык-төлек брендлары өчен активрак тавыш бирергә чакырабыз.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: