+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
4 ноябрь 2021, 15:26

Әтисе улына бүләк ясамакчы булган...

Балага әтисе туган көненә бүләк әзерләгән булган.

Әтисе улына бүләк ясамакчы булган...
Әтисе улына бүләк ясамакчы булган...

2 ноябрьдә Октябрьский шәһәре дәваханәсенә 3нче сыйныф укучысын китергәннәр. Аңа үткән көнне генә 9 яшь тулган булган. Балага ялгыш атылган пуля тигән...

Билгеле булуынча, 39 яшьлек әтисе малайны үзе белән ауга алып чыккан. Шул рәвешле ул улына туган көн бүләге эшләргә булган. Урманга барган чакта ирнең мылтыгы агачка эләккән. Ир аны кулында тотып калырга булган, әмма ялгыш курокка баскан.

Пуля баланың сул як кулбашына эләккән. Октябрьскийга Уфадан ашыгыч рәвештә берничә хирург килгән. Әле алар баланы дәвалый.

Фото: nakanune.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: