Башкортстанда кар катламы шушы атна ахырында ук ятарга мөмкин. Бу ялларда республикада кышкы һава торышы көтелә. Бу хакта бүген Башгидромет хәбәр итте.
- 12-14 ноябрьдә кар явачак, юлларда бозлавык булачак. Нәтиҗәдә, республика буенча кар катламы урнашачак, бу уртача климат үзенчәлегеннән 3-5 көнгә соңрак, - дип хәбәр иттеләр белгечләр. Төнлә һава температурасы -1,-8, көндез -2,-4 булачак.
Киләсе атна башында термометр баганалары тагын да түбәнрәк төшә башлаячак: ноябрьнең икенче декадасында, Гидрометүзәк мәгълүматларыннан күренгәнчә, һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 1 градус түбәнрәк фаразлана.
Фото: proprikol.ru