"Безнең Альбанов музее республика тарихын һәм аның табигатен яратучы кешеләрне җәлеп итүче урын булып тора. Башкортстан геопарклары буенча Попечительлек советы утырышын без нәкъ шушында уздырдык. Урыс география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе утырышларын да биредә уздырабыз.
«Янгантау» һәм «Торатау» геопарклары буенча планнар нинди?
Беренчедән. Без шушы һәм башка табигать геопаркларының статусын билгели һәм яклый торган юридик база булдырдык.
Икенчедән. Без ЮНЕСКО системасында икенче геопаркны булдыру юлында, бу - «Торатау». Шулай ук без башкорт шиханнарын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен номинацион досье әзерләдек.
Безнең гамәлләребез нәтиҗәсендә кешеләргә республиканың уникаль табигый объектларын күбрәк ачабыз. Бер ел эчендә «Торатау» һәм «Янгантау» табигать объектларына йөрүче туристлар саны шактый арткан.
2022 елга территорияләрне үстерүдә җитди адымнар ясарга ниятлибез. Моның өчен 1 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Бу акчага без «Торатау»га баскыч салачакбыз. Тау түбәсенә хәзер бу уникаль табигый объектның фаунасына һәм флорасына зыян китермичә генә менеп җитәргә мөмкин булачак. Шул рәвешле, без туристларның хәвефсезлеген дә тәэмин итәчәкбез. Шулай ук, Торатау янында без коворкинг, лекторий һәм рестораннар белән зур визит-үзәк төзи башлаячакбыз, башка объектлар да планлаштырабыз.
«Янгантау»га килгәндә, без, ниһаять, "Мәчетле" геологик кисем музее нинди булырга тиешлеген ачыкладык. АКШ һәм Европа музейларын нигез итеп алдык. Бу туристларга һәм галимнәргә фәнни күзлектән караганда кызыклы булыр дип өметләнәм.
Шунысы да мөһим: без элекке Тәкәй авылы – Салават Юлаев ватаны территориясен үстерә башлыйбыз. Моның өчен без «Салават ере» дип аталган концептуаль проектны расладык.
Бу - безнең төп объектлар. Тик, әлбәттә, геопаркларны үстерү белән кызыксынган бизнес килмәсә, бу мөмкин булмаячак, ул туристлар өчен уңайлы шартлар тудырачак. Кызыклы тәкъдимнәр көтәбез.
Геопарк статусы бу объектларның уникаль табигый үзенчәлекләрен саклап калуны, шул ук вакытта кешеләр алардан файдалана алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләвен ассызыклап үтәм.
Барыгызга да тынычлык һәм яхшылык телим!"
Фото: Радий Хәбировның "Вконтакте" сәхифәсеннән.