-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
17 ноябрь 2021, 10:36

Файдалы да, тәмле дә булсын!

Уфада Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышланган балалар өчен осталык дәресе узды.

Файдалы да, тәмле дә булсын!
Файдалы да, тәмле дә булсын!

"Диамапа" оешмасы «Инсулинга 100 ел» проекты кысаларында республика аш-су осталары һәм рестораторлары ассоциациясе ярдәме белән, Башкортстанның шеф-пешекчеләре Гильдиясе белән берлектә, шикәр диабетыннан интегүче балалар өчен кулинар осталык дәресләре үткәрде.

- Мондый осталык дәресләре безнең төбәктә беренче тапкыр гына үткәрелми. Диабет белән авыручыларга ашамлыктагы углеводны санау мөһим. «Акварель» ресторанында яшь кулинарларны төрле ризыклар әзерләргә генә өйрәтеп калмыйча, нинди продуктлар файда китерә, ә ниндиләре зыянлы булуын ачыкларга ярдәм иттеләр, - дип билгеләп үтте Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

«Диамапа» коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы республикадагы шикәр диабетыннан җәфа чигүче 1500дән артык баланы һәм өлкән кешене берләштерә. Быел оешма гражданлык җәмгыятен үстерүгә Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган «Кисәтелгән, димәк коралланган» проектын тормышка ашыра. Проект белем бирү оешмаларында шикәр диабеты булган балаларның хәвефсезлеген арттыруга, шул исәптән туклануны дөрес оештыруга багышланган, шуңа күрә оешма республиканың Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

- Җыелучыларны ресторан шеф-пешекчеләре кулинар осталык нечкәлекләренә өйрәтте. Җәмәгать туклануы тармагы бу мәсьәләгә битараф түгел, мондый чараларда да актив катнаша, - дип өстәде Алексей Гусев.

Әйтик, «Монако», «Огонь» рестораннары шеф-пешекчесе Максим Лазарев һәм Павел Киселев «Отдых» компаниясе шефы Юрий Тарасов балалар белән тәмле кайнар ризыклар һәм десерт әзерләү буенча осталык дреслре үткәрделәр.

10-15 яшьлек 12 бала һөнәри осталар җитәкчелегендә аш-су пешерде, соңыннан ата-аналарны файдалы, затлы ризык белән сыйладылар.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: