+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
19 ноябрь 2021, 20:50

Мондый төзелешнең булганы юк иде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада вузара студентлар кампусының архитектура-шәһәр төзелеше концепциясе буенча фикер алышу уңаеннан эшлекле киңәшмә үткәрде.

Мондый төзелешнең булганы юк иде
Мондый төзелешнең булганы юк иде

Видеоконференция режимында анда республика Хөкүмәте әгъзалары, проект институтлары һәм төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, вузара Евразия фәнни-мәгариф үзәге кампусын төзү төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2019 елда башланды. 2021 елның августында әлеге объектны төзү идеясен Русия Президенты Владимир Путин хуплады, шуннан соң проект Русиядә төзеләчәк дөнья дәрәҗәсендәге сигез кампусның шорт-листына керде.

Semrén & Månsson архитектура бюросының үсеш буенча директоры Наталья Фурман проектның бер вариантын тәкъдим итте. Кампусны проектлау һәм төзү өчен Уфаның Киров районында Агыйдел елгасының көньяк өлешендә һәм элекке Киров исемендәге завод мәйданнарында Башкорт дәүләт университеты янында территорияне билгеләделәр.

Беренче этапта 2022-23 елларда Зәки Вәлиди урамындагы «IQ-парк» югары технологияләр технопаркы бинасын реконструкцияләүне төгәлләячәкләр. Монда коворкинглар, санлы китапханә, студентлар компанияләре офислары һәм югары уку йортлары каршындагы кече инновацион предприятиеләр, лабораторияләр, иҗтимагый киңлекләр урнашачак.

Икенче этапта – 2025 ел ахырына кадәр - заманча студентлар тулай тораклары корпуслары төзеләчәк. Проект «амфитеатр» тибындагы 100 кеше сыйдырышлы махсус аудиторияләрне дә күздә тота. Биредә шулай ук спорт комплексы, җәмәгать туклануы зонасы, кампус резидентларына көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре барлыкка киләчәк.

Төбәк җитәкчесе, фикер алышу барышында әйтелгән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алып, архитектура проектын эшләп бетерергә кушты.

– Вузара студентлар кампусы проектын тагын бер кат тирәнрәк аңларга кирәк. 3 декабрьгә яңа архитектура идеяләре көтәм, - диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, студентлар тормышы өчен заманча спорт һәм иҗтимагый киңлекләр кирәк. Барлык юнәлешләрне дә исәпкә алырга кирәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: