+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
23 ноябрь 2021, 10:09

Әтисен коткару өчен утка ташланган

Бүген Стәрлетамакта янгында һәлак булган әти белән кечкенә улын җирләделәр.

Әтисен коткару өчен утка ташланганӘтисен коткару өчен утка ташланган
Әтисен коткару өчен утка ташланган
Бүген Стәрлетамакта коточкыч янгында һәлак булган ир һәм аның кечкенә улын җирлиәдеәр. Бу вакыйга турында без язган идек инде. Ирнең хатыны белдергәнчә, җирләү эшләре белән урындагы хакимият ярдәм иткән. Хушлашу 14.00 сәгатьтә урындагы зиратта булды.

- Әлегә кадәр ни булганын аңлый алмыйбыз. Кече улым ни булганын бер аңлый, бер оныта. Ә менә олы кызым, аңа инде 14 яшь, барысын да бик яхшы аңлый, ул шок хәлендә. Ул бу хәлне бик авыр кичерә, үз эченә бикләнде. Мин өч балам хакына яшәргә тырышам, олы кызым Казанда укый, бүген җирләүгә кайтырга тиеш. Әлегә бик авыр, - дип күз яшьләрен сөртә Ирина.

Кайгыдан нишләргә дә белмәгән хатын сүзләренчә, янгын чыгуның төгәл сәбәбе әлегә кадәр ачыкланмаган, моның белән хәзер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре һәм сорау алучылары шөгыльләнә.
- Мин ул төнне эштә булдым. Мине анда барысы да тәмамлангач кына китерделәр, - ди Ирина.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига Демократик урамында 3.37 сәгатьтә булган, анда ике катлы шәхси йорт янган. Йортта 34 яшьлек Радик Г. һәм өч бала - 12 һәм 5 яшьлек ике улы, шулай ук 14 яшьлек кызы булган. Ирнең хатыны урындагы пыяла заводында төнге сменага чыккан. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләүләренчә, беренче булып янгынны Габитовларның күршесе күргән - ул балалар булган өске катка күтәрелеп, аларга урамга чыгарга ярдәм иткән. Әмма 12 яшьлек Эдгар, әтисен коткару өчен, ут дөрләгән өйгә кире кереп китә... һәм чыга алмый. Һәлак булганнарның гәүдәләрен соңрак янгын сүндерүчеләр тапкан.

Фото: ufa.kp.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас