Барлык яңалыклар
Республика
26 ноябрь , 09:29

Тагын кимегәнбез...

Вафат булучылар арасында ир-егетләр күбрәк.

Тагын кимегәнбез...
2021 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Башкортстанда 29 560 бала туган, 46 176 кеше үлгән. Халыкның табигый кимүе 16 616 кеше тәшкил итте, дип хәбәр итә республика статистлары.

"Башстат" мәгълүматлары буенча, төбәктә барыннан да күбрәк гаиләдә икенче бала туган. Аларның саны - 10 600. Беренче балалар саны - 9 764.

Бу вакыт эчендә гаиләдә өченче булып 6 404 бала туган, дүртенчесе булып - 1 784, бишенче һәм аннан да күбрәк - 994 сабый дөньяга килгән.

Башкортстанда туучылар саны коэффициенты һәр мең кешегә исәпләгәндә республика буенча уртача 9,9 процент тәшкил итте. 33 муниципалитетта бу күрсәткеч уртача республика дәрәҗәсеннән югарырак. Шул ук вакытта туучылар санының иң югары коэффициенты Бөрҗән районында - 15,8 процент, Аскын районында - 13,5 процент, Баймак районында - 12,7 процент, Архангель һәм Зианчура районнарында - 12,7 һәм 12 процент.

Һәм, киресенчә, 30 муниципалитетта туучылар коэффициенты уртача республика дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган. Иң түбән күрсәткеч Федоровка районында теркәлгән - 5,3 процент, Борай районында - 6,9 процент, Куергазы районында - 7 процент, Ярмәкәй районында - 7,3 процент.

Шул ук вакытта республикада гыйнвар-сентябрь айларында үлгән 46 176 кешенең 23 223 е ир-егетләр һәм 22 953е - хатын-кызлар.

Вафат булучыларның 35 729ы - хезмәткә сәләтле яшьтән өлкәнрәкләр, 10 074 - хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр.

Фото: 1neof.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова