+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
29 Ноября 2021, 04:36

Бәйсезлек җиңел биреләме?

Нәфис затлар бизнеста үзен ничек хис итә?Соңгы вакытта хатын-кызларны нәфис затлар итеп түгел, ә предприятие, фирма, оешма, хәтта дәүләт бе­лән җитәкчелек итүче эшлекле ханым-туташлар буларак күрергә өйрәндек. Алар һәрвакыт күз явын алырлык киенә. Алар үз-үзенә ышанган, җирдә нык басып тора. Алар уңышка ирешү­нең серен белә...

Бәйсезлек җиңел биреләме?Бәйсезлек җиңел биреләме?
Бәйсезлек җиңел биреләме?

Шундый нәфис затларның берсе – “Хазина Тур” туристик операторына нигез салучыларының берсе Альбина Сираҗетдинова белән әңгәмәләшә­без.
Алга китеп әйтик, бу оешма 2007 елда беренчеләрдән булып Уфадан Казанга автобус туры оештырды.
Альбина Рәзиф кызы тумышы белән Туймазы районының Илчембәт авылыннан. Мәктәпне уңышлы тәмамлаган үткер кыз белемен Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжында дәвам итә. Югары белемне Хөкүмәт каршындагы финанс университетында ала. Студент вакытында ук тырыш, максатчан кыз партия бүлекчәсендә финанс эшләре буенча вәкаләтле вәкил була.
Чын-чынлап эшлекле татар гүзәле, һәркем белән уртак тел табып эш итүче, үзен булдыклы һәм хәстәрлекле җитәкче итеп таныткан Альбина Сираҗетдинова халыкка туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтә.

– Альбина, сез оештырган компания белән таныштырып үтсәгез иде.
– “Хазина Тур” туристик компанияләр челтәренә керүчеләр арасында югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү һәм барлык клиентлар алдында җаваплылыгы белән аерылып тора. Безнең вәкиллекләр туристлык хезмәтләре базарында инде күп еллар эшли, партнерлар һәм клиентлар турларны ышанычлы һәм яхшы оештырган өчен югары бәяли. Без үзебезнең даими клиентлар булуы белән горурланабыз. Физик һәм юридик берәмлекләр белән дә эшлибез. Ялларны, турларны, мәдәни-киңкүләм чараларны оештыруга оешма-предприятие­ләрдән һәм аерым кешеләрдән гаризалар кабул итәбез. Шулай ук “Хәзинә “яшьләр үзәгендә яшьләр арасында актив иҗтима­гый-мәдәни эшчәнлек алып барабыз.
– Бизнеска ничек килеп кердегез?
– Бизнеска берүзем түгел, терәгем, тормыш иптәшем Комил белән бергә килдек. Туризм өлкәсенә очраклы кешеләр килми. “Хазина Тур” компаниясенә нигез салганда төп бурычыбыз – үзебезне күрсәтү булды, эшләгән эшебез безгә дә, халыкка да файда китерергә тиеш иде. Оештыру эшләрен Комил башкарса, финанс эшләре миңа йөкләтелде.
– Хатын-кызга бизнеста уңышка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Хатын-кызга гына түгел, мөгаен, һәркемгә дә, уңышка ирешү өчен дөньяга, кешеләргә уңай карашта булу, күбрәк яхшы якларны күреп, бәяли белү кирәктер, дип саныйм. Һәм, килеп туган проблемалы ситуацияләрне дөрес анализлап, кемгәдер яла якканчы, гаепне иң элек үзеңнән эзләргә кирәк. Кеше гаепләп, начар сүз йөртеп, уңышка ирешеп булмый. Хезмә­теңне дә, бу эштән мин үземә нәрсә алам, дип башкарырга түгел. Ул, беренче чиратта, башкаларга файда китерсен. Менә шул вакытта эшең дә гөрләп барачак, уңыш та китерәчәк.
– Сезнең карашка, кайсы да булса өлкәне хатын-кыз яки ир-ат эшчәнлеге өчен генә дип карап буламы?
– Минемчә, эшмәкәрлек белән шө­гыльләнү сәләте җенескә генә бәйле түгел. Бу – кешенең күңел халәте. Әлбәттә косметология, сату, тегү өлкәләрен хатын-кыз эшчәнлеге итеп күрәбез. Һәр кешенең үз юнәлеше, булырга тиеш. Кайбер бизнес катгыйлык таләп итә, шуңа да һәркем үз юнәлешендә эшләргә тиеш. Мәсәлән, мин шөгыльләнгән туризм бизнесында төгәл­лелек, аныклык, даимилык булырга тиеш. Кеше ел буе җыйган акчасын ял итүгә сала. Монда минем өчен нәтиҗә булырга тиеш. Эшкуар һәм башкалар өчен җа­ваплылык алырга, тәвәккәлләргә әзер кеше булырга тиеш. Җаваплылык никадәр азрак булган саен – акча да азрак, кайда җаваплылык күбрәк – шунда акча да күбрәк була.
– Ә бизнеста хатын-кыз булу отыш­лы булган вакытлар бармы?
– Барысы да ситуациягә бәйле. Конкурентлар ир-атлар булган очракта эшләве җиңелрәк тә. Хатын-кыз конкурентлар белән эш иткәндә, күбрәк эмоцияләргә өстенлек бирелә. Хәзер бизнес үсешендә креативлык һәм базар ситуациясенә керә белү мөһим роль уйный. Ә бу сыйфатлар, минемчә, хатын-кызларга табигатьтән бирелгән. Хатын-кызларга хас тагын бер мөһим сыйфат – яхшы мәгънәдә яраклашу. Хатын-кыз сыгылмалырак, килеп туган хәлгә тизрәк җайлаша һәм хәтта файда ала белә.
– Эшлекле хатын-кыз яисә ана булу... синең алда сайлау булдымы?
– Тормыш иптәшем Комил белән ике бала үстерәбез, кызыбыз Әмирәга 8 яшь, улыбыз Таһирга 4 яшь. Минемчә, теләгең булса, эшкуарлык юлын сайлаганда, хезмәтне дә, гаилә турында кайгыртуны да гармонияле рәвештә бергә алып барырга мөмкинлек бирүче бизнесны табарга була. Бизнес – ул эш түгел, ул яшәү рәвеше. Аннан аерылып, ял итеп булмый. Декрет ялында да бизнес һәрвакыт минем белән булды, балаларыбыз да безнең эшне күреп, өйрәнеп үсә. Без балалар өчен һөнәри перспективалар турында уйланабыз.
– Бүгенге көн һәм эшкуар хатын-кыз... Алар ярашамы?
– Бүгенге көндә тенденцияләр үзгәрә. Күп кеше эшкуар булырга тели, чөнки социаль челтәрләрдә матур, бай тормыш еш чагыла башлады. Кешеләр үз тормышын яхшырту өчен бизнеска керә. Бизнес-леди өчен санлы икътисад һәм эшчәнлекнең югары технологияле өлкәләре яңа перспективалар ача. Күп кенә хатын-кызлар интернет-кибетләрне, онлайн-сервисларны уңышлы үстерә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә яшь эшкуарлар бизнес белән уңышлы идарә итү өчен белемнәрен даими тулыландырырга тиеш. Шуңа күрә алар укырга әзер һәм барлык чыганаклардан мәгълүмат алырга тырыша. Хәзерге вакытта, моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Үз эшен ачарга теләгән гүзәл затларыбызга бары тик кыюлык һәм уңышлар гына телисе кала.
– Кызыклы әңгәмә өчен зур рәхмәт, Альбина, киләчәктә дә эшләрегезнең уңышлы баруын, гаилә бәхете теләп калабыз.

Лилия Галина әңгәмәләште.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас