

«Колакка таракан кермәсен өчен, баланы төнлә саклап чыктым», - дигән Башкортстанда яшәүче хатын балалар дәваханәсендә коточкыч шартларга зарланып.
Ишембайда яшәүче Фая Р. урындагы балалар дәваханәсендә коточкыч шартларга зарланган. Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битендә язганча, аның кызы сигез айлык оныгы белән дәваханәгә эләккән, ләкин палатада аларга тараканнар һөҗүм иткән.
- Беренчедән, даруларны үзеңә алырга кирәк! Икенчедән, анда зур тараканнар бар! Бу тараканнар баланың колагына кермәсен өчен, кызым төне буе баланы саклап чыккан! Ишембайдагы ишегалларны гына түгел, дәваханәләрне дә тәртипкә китерегез! - дип ачулана хатын.
Шәһәр кешеләре мөрәҗәгатенә кичекмәстән республика ЦУРында игътибар иткәннәр. Алар баланың һәм аның әнисенең мәгълүматларын ачыклаганнар, шулай ук дарулар белән тәэмин итү һәм антисанитария белән көрәш чараларын эшләү өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы белән элемтәгә керергә вәгъдә иткәннәр.
Фото: социаль челтәрләрдән.