Барлык яңалыклар
Республика
7 декабрь 2021, 10:21

Туган төбәгенең чын ватанпәрвәре ул!

Илдар Шәяхмәтов яшьлек таңында үзе аякка бастырган хуҗалыкка өлкәнәйгән көнендә икенче тапкыр җан өрде.

Туган төбәгенең чын ватанпәрвәре ул!
Илеш төбәгендә генә түгел, Башкортстанда билгеле шәхес Илдар Шәяхмәтов күптән түгел 70 яшьлек олы юбилеен каршылады. Шул уңайдан якташлары, авылдашлары исеменнән истәлекләр белән уртаклашырга телим. Юбилярның дәрәҗәле исемнәре, башкарган вазыйфалары турында түгел, нәкъ менә якташларының аңа карашын чагылдырасы килә.

Илеш районының Иске Кыргыз авылында гомерен укытучылыкка багышлаган Салиха һәм Тимергасим Шаяхмәтовлар гаиләсендә туган ул. Бәләкәйдән бик теремек, шук, үткер малай булып үсә. Аңа 2 яшь дигәндә, гаилә Тәҗәй авылына күчеп кайта. Мәктәп эше, күпбалалы гаилә мәшәкатьләрендә кайнап үтә Шәяхмә­товларның тормышы. Өлкән уллары Ревнер, кызлары Венера, Зөлфия, кечерәкләр Ирек, Илдар, Илсөяр, алар янына аталары сугышта үлеп калгач, Әтәч авылында тома ятим калган туганнары Зыя Миңуллинны да гаилә үз кочагына ала. Шулай итеп, 6 бала (апалары Зөлфия кече яшьтә мәрхүм була) матур тәрбия алып, барысы да югары белемгә ия булып, бик зур дәрәҗәләргә ирешә Шәяхмәтовлар. Әйтик, Ревнер Ганиев Мәскәүдә күп еллар Механика институты директоры була, Русия Фәннәр академиясе академигы, бүген 84 яшендә дә уңышлы эшли.
Салиха апа белән Тимергасим абый­ның икесенә гомум педагогик стажлары 75 елдан артып китә. Тирә-як төбәк балаларының укытучылары, иң зур стажлы коммунист, сүзләре үтемле, гади халык арасында укулар оештырган, абруйлы авыл интеллегентлары булалар. Туры сүзле булып, кирәк чакта үз фикерләрен кыю җиткергән өчен дә күпне күрергә туры килә Шәяхмәтовларга, “негласная репрессия” аларны читләп үтми. Бу аларның балаларына да тормышта күп кенә киртәләр куя.
Илдар Шәяхмәтовның мәктәп еллары туган авылында үтә, урта белем алырга Базытамакка юллана егет. Ул елларны бик матур итеп искә ала ул. “Сыйныф җитәкчебез Мәлихә апага әле дә рәхмәтлемен, үземнең шуклыкларым, тиктормас характерым өчен аның алдында әле дә оялып куям”, — ди Илдар Тимергасим улы.
Армиягә кадәр Йолдызда — нефть­челәрдә автослесарь, аннары ике ел Байконурда хәрби хезмәттә, шуннан Яркәйдә тегермән хуҗалыгы мастеры булып эшли. Әмма аның чын максаты — җир белән бәйле, үз халкын, колхозчыларны яхшырак яшәтү. Бәләкәйдән авыл тормышының авырлыкларын күреп үскән егеткә шушы уй тынгы бирми. 1973 елда Илдар Башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә.
Кайнап торган студент еллары. Көче ташып торган, хәрби хезмәттә чыныккан егет монда да гел алда була. Институтның ДНД штабы начальнигы, факультетның профком рәисе булып эшли. Көрәш секциясенә йөреп, бу спорт төрендә зур уңышларга ирешә. Көрәш буенча Башкортстан чемпионы була. Өч ел рәттән вузда беренчелекне кулдан ычкындырмый. Башка спорт төрләрендә (җиңел атлетика, теннис, шахмат) дә бирешми егет.
Соңгы курста укыганда медицина училищесы студенты, Рсай кызы Земфира белән гаилә коралар. “Земфира белән 32 ел яшәвебез бер мизгел генә булды, аның акыллылыгына һәйкәл куярлык”, — ди Илдар Тимергасим улы.
Илдар абый белән Земфира апаның Тәҗәй авылына кайткан вакытлары хәтердә. Урам колонкасы безнең янда. Земфира апа көянтә-чиләк белән суга килә. Шундый чибәр. Кигән күлмәкләре килешле. Һәр очраган кеше белән елмаеп сөйләшә. Без, балалар, бигрәк тә үсмер кызлар, аңа сокланып карап кала идек. Гомеркәйләре генә кыска булды шул Земфира апаның.
Югары белемле агроном егет канатланып туган якларына эшкә кайта, “Игенче” колхозына звеновод итеп җибәрелә, әмма “билгеле сәбәпләр” аркасында, аны эшкә алмыйлар. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең ул вакыттагы җитәкчесе Фәйләс Муллагалиев ярдәме белән 1978 елның 1 августында, кызу урак өстендә “Урожай” колхозында икенче агроном булып эшли башлый һәм ике айдан аны баш агроном итеп үрләтәләр. Кайда да сынатмый яшь белгеч, колхозның профсоюз оешмасын да җитәкли, яңа ачылган Иске Күктау мәктәбендә көрәш секциясе дә оештыра.
1980 елның 14 ноябрендә райкомның беренче секретаре Тәлгать Рахманов тәкъдиме белән үзен бар яклап та күрсәт­кән, перспективалы белгечне “Игенче” колхозына рәис итеп куялар. Бу вакытта Илдарга нибары 29 яшь була.
Яшь рәисне хуҗалык мөшкел хәлдә каршылый, дисәк, бер дә ялгыш булмас. Маллар саны күп булса да, аларны ашатырга салам да булмый. “Колхоз складында ике машина туңган кәбестә, сарык фермасына дигән 300 тонна икенче сортлы фураждан башка бернәрсә дә юк”, — дип искә ала ул елларны Илдар Тимергасим улы. Менә шундый шартларда эш башлый Шәяхмәтов. Иң беренче мәсьәлә — малларны исән кышлату. Салам юллап Мәчетле – Кыйгы якларына барып җитә ул. Тәҗәй, Кужбахтыдан ике бригада тупланып, чит якларда кышын салам прессларга баралар. Колхоз шоферлары “ГАЗ-51”, “ГАЗ-53” машиналарында шулкадәр ерактан салам ташый. Ничек кенә булмасын, халыкның тырышлыгы, бердәмлеге белән терлек­ләрне исән кышлатып чыгаралар.
Оста оештыручы буларак, Илдар Шәяхмәтов башта ук үз тирәсенә көчле белгечләр командасы туплый. Бригадирлар Мәүләви Заһитов, Мирзагали Хәбибуллин, баш агроном Мисхәт Таҗет­динов, баш зоотехник Рәвис Газиуллин, баш икътисадчы Зөлфия Тимерханова, ферма мөдирләре Заһинә Тимерханова, Рубис Садриев, Рәүзәт Зиннәтул­лин, Тәлгать Ваһитов, тагын бик күпләрне тик мактау сүзе белән искә ала ул. Ә нинди уңган механизаторлар, тракторчы-комбайнчылар гөрләтеп эшли “Игенче” басуларында. Исемнәрен атап бетерерлек түгел, алар Хәтер китабына алтын хәрефләр белән язылган!
Фермаларда (ул вакытта аларның саны 7-8 була) терлекчеләр көнне төнгә ялгап тир түгә. “Халкыбыз тырыш, эшкә чәмле булды, шуңа күтәрелә алдык та инде”, — дип хәтерли Илдар абый.
Бердәм көч яу кайтара, диләр бит. “Игенче”нең күрсәткечләре елдан-ел яхшыра бара, йөкләмәләр арттырып үтәлә. Арышның уртача уңышы гектарыннан 56 центнерга җиткән еллар. Төзелеш эшләре киң колач ала. Тәҗәйдә ашлык амбарлары төзелә, ат сарайлары күчереп салына, дуңгыз фермасы тулысынча яңартыла, җылылык системасы булдырылып, дуңгыз балалары җылытылган идәндә асрала башлый, әлеге шартларда яшь малларның үлем очраклары кискен кими. МТМ биналары яңабаштан корыла, җылы гаражлар булдырыла. Кужбахты урта мәктәбе, балалар бакчасы, ике күпер, Кужбахты буасы, белгечләргә һәм колхозчыларга ике фатирлы йортлар төзелә. Авылларга телефон кертелә. Күптәннән халык су җитмәүдән җәфалана, шуңа өр-яңадан пластик торбалар салынып, авылларга су үткәрелә, халык чишмә суы эчә башлый.
Урамнарга, производство участокларына ком-таш салына. Бу эшкә 25-30 берәмлек техника җәлеп ителә. Ике ел эчендә Тәҗәй, Кужбахты, Грем-Ключ, Восток авылларында юллар салына.
Барлык фермаларда “Терлекчеләр йорты” төзелә. Анда ял итү, туклану урыннары оештырыла, ә иң мөһиме — тиешле җиһазлар булдырып, медицина профилакторийлары эшли башлый. Терлекчеләр эштән соң еракка китмичә, дәвалау процедуралары ала.
Гади колхозчының ихтыяҗларын кайгырту — шуны төп максаты итеп куя Шәяхмәтов. Болай да авыр эштән башканы белмәгән колхозчыга гаиләсен карарга, мал-туарын асрарга иркенлек тудыра.
Кайда ничектер, безнең якларда кибәк җыю бар иде. Комбайннан соң калган “копнитель” астындагы кибәкне капчыкларга тутырып ташый идек. Малга ашатырга бик кулай була иде ул. Шуны җыю да халыкка катгый тыелган, хәтта аның өчен штраф каралган була. Шәяхмәтов рәислек иткән чорда бу тыюлар юкка чыгарыла. Басуларда эшләгән бала-чагага әйбәт кенә акча түләнә башлый, шул “зарплата”бызга кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары ала идек.
Колхозчыларга йорт салуда ярдәм­ләшергә дә иң беренчеләрдән булып “Игенче” колхозы карар итә: өй салучыга 10 мең данә – кызыл, 4 мең данә силикат кирпеч, 3 тонна цемент, 15 кубометр агач, 150 табак шифер, ике ел икешәр ай түләүле отпуск бирелә, пилорамадан, трактордан да бушлай файдаланалар.
Шулай итеп, “Игенче” бар яктан да алдынгы, социаль юнәлешле хуҗалыкка әверелә. 1985 елда колхоз рәисе Илдар Шәяхмәтов “Почет билгесе” орденына лаек була.
Яшь, перспективалы җитәкчене өстә дә тиз күрәләр, Илеш райкомының икенче секретаре итеп тәгаенлиләр. Озак та үтми, беренче секретарь итеп куялар. Ничә еллар районны “учында тоткан” Рахмановтан соң, 35 яшендә дилбегәне кулына алырга туры килә аңа. Ул эшләгән елларда да район үз позициясен югалтмый, данлыклы “Илеш” дигән исемгә тап төшерми. 1991 елга кадәр били бу вазыйфаны Илдар Шәяхмәтов.
Арытаба аның тормышында яңа этап башлана — Башкортстан Югары Советы секретариаты җитәкчесе вазыйфасына раслана. Бу җаваплы эштә дә сынатмый.
“Гомерем буе җирдән аерыла алмадым, хәтта авылыма озаграк кайтмый торсам, басуларны иңләмәсәм — күңел урынында булмый, тын җитми башлый”, — дип хәтерли якташыбыз.
Уфада терлекчелек белән үсемчелек институтларын берләштереп, БашНИИСХ дигән зур оешма барлыкка килә, Илдар Шәяхмәтов аның директоры булып күп еллар уңышлы эшли, икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә.
Башкортстан Югары Советы депутаты буларак та актив һәм максатлы эш алып бара, бу вазыйфаны биләгәндә гади халыкка, бигрәк тә якташларына аз ярдәм кулы сузмады ул.
Туган җиреннән аерыла алмавы аңа яңабаштан “Игенче” хуҗалыгы төзергә этәргеч була да инде. Инвесторлар бөлгенлеккә төшергән, колхозчылар эшсез калган бик авыр вакыт була бу. Авылдашлары ышанып чакыргач, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин­ның тәкъдимен кире кагарга базнат итми ул. Һәм шушы авыр вакытларда ярдәм кулы сузган өчен район җитәкчелегенә бик рәхмәтле.
Инде таралып беткән хуҗалыкны тергезү бик авыр башлана. Никадәр ихтыяр көче, энергия кирәк була барысын да җиңеп чыгарга. Бүген “Игенче” ныклы адымнар белән алга атлый. 3700 гектарга якын җире бар. Матур уңыш җыя игенче­леләр. Кужбахтыда яңа ашлык амбарлары, ЗАВ, складлар төзелә, тирә-як төзеклән­дерелеп, асфальтлана. Үткән 4 елда гына 110 берәмлек техника сатып алынган, 50дән артык кешегә эш урыны булдырылган. Ә иң мөһиме — төшенкелеккә бирелгән халыкның күңеле күтәрелә башлады, иртәгәгә матур өметләр баглап яшиләр. Олы яшьтәгеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә, пайга фураж саламы бирелә. Кужбахты мәктәбенә спонсор ярдәме күрсәтелә. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасын башлап йөрүче, барлык бәйрәм чараларын, сабантуйларны үткәрүче дә шушы хуҗалык. Дүрт авылны, аларга илткән юлларны һәрдаим карап, чистартып торган өчен дә халык бик рәхмәтле аларга.
Боларның барысы өчен җавап­лылыкны үз өстенә алган җитәкче, беренче чиратта, барлык тракторчы-шоферларны мактап телгә ала: “Бүген районда иң яхшы механизаторлар безнең “Игенче”дә. Мин алар белән чиксез горурланам. Рамил Ганиев, Альберт Кашапов, Рәйсә Мөхәм­мәт­җанова – булсын дип йөрүче кешеләр”.
Илдар Шәяхмәтов көче белән Тәҗәйдә бик матур, зәвык белән төзелгән “Тимергасим” мәчете балкып утыра. Әйткәндәй, республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән “Атайсал” программасы эшли башлады. Илдар Шәяхмәтов – туган төбәге өчен бик күп изге эшләр башкарган чын ватанпәрвәр.
Бүгенге көндә гаиләсе белән дә бик бәхетле ул. 12 ел элек авыр чирдән Земфирасы вафат булгач, күп кенә вакыт, балаларын тәрбияләп, парсыз яши. Аннары инде тормыш юлында Эльмира Хәбиб кызын очратып, матур итеп яшәп китәләр. Кызлары Ирина гаиләсе белән Уфада яши, ике оныгы үсеп килә. Уллары Гаяз — Ерак Көнчыгыш федераль университеты студенты.
Туган якларыңда, олысы-кечесе, газиз авылдашларыгыз сезнең белән чын-чынлап горурлана! Гомер буе туган җирнең лаеклы улы булган ватан­пәрвәр киләчәктә дә шундый булып калыр дип, ышанабыз .

Рәмилә Нургалиева (Ганиева).
Илеш районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова