Барлык яңалыклар
Республика
10 декабрь 2021, 09:55

Ярмәкәйлеләр – алда!

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында районда күпфатирлы йорт төзелде.

Ярмәкәйлеләр – алда!
Узган елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты — биш елда авыл белән шәһәр арасындагы аерманы сизелерлек киметү. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы планы буенча, 2025 елга авылларда барлык уңайлыклары булган йортлар, сыйфатлы юллар һәм башка социаль инфраструктура объектлары: балалар бакчалары, мәктәпләр, дәваханәләр күбрәк төзе­лергә тиеш. Министрлык 500дән кимрәк кеше яшә­­гән авыл биләмәләрен саклап кына калмыйча, аларда халык санын арттыруны да планлаштыра.

Ярмәкәй районы — әлеге программада актив катнашучы төбәкләрнең берсе. Бер елда биредә ике зур проект гамәлгә ашырылган. Өченчесе тәмамлану алдында.
Былтыр көз Талды-Булак авылында гомум бәясе 80 миллион сумга 4,2 километр озынлыкта керү юлы төзелде. Быел җәй исә Ярмәкәй авылында дүрт катлы (24 фатирлы) йорт фатирлары ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Бу — республикада әлеге программа кысаларында төзелгән иң зур объект. Төзелешнең генераль подрядчысы — “Вернум” предприятиесе. Коммерция наймы килешүләре буенча йорттагы сигез фатир төбәкнең эре авыл хуҗалыгы предприятиесе — “Северная Нива Башкирии” җәмгыяте белгечләренә, калган 16сы сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренә тапшырылган. Найм килешүе буенча, биш ел узгач, граждан йортны аның 10 проценттан да артмаган бәясенә, ә ун елдан соң инде бер процент хакына сатып ала алачак. Төп шарт — шушы чорда кеше муниципалитет территориясендә яшәргә һәм эшләргә (нинди өлкәдә булуына карамастан) тиеш.
Авыл кешеләрне җәлеп итәргә тиеш. Ярмәкәй районында моны яхшы аңлыйлар, шуңа күрә дә “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасында катнашу мөмкинлекләрен киңәйтергә тырышалар. Әйтик, хәзерге вакытта муниципалитет территориясендә Спартак, Урта Карамалы, Иске Турай, Усман-Ташлы авылларында һәм Новый бистәсендә ике фатирлы тагын биш йорт төзелеше тәмамлана. Проектның гомум бәясе 21 миллион сумнан артып китә. Торак төзелешенә федераль һәм төбәк бюджетларыннан гына түгел, урындагы авыл хуҗалыгы җитеш-терүчеләре дә акча сала. Торак бәясенең якынча 18,5 процентын эшкуарлар түләгән.
Районда эшче көчләрнең кискен көндәшлеге күзәтелә. Бу төп белгечләргә генә түгел, югары квалификацияле эшче һөнәрләргә дә кагыла. Әйтик, Спартак авылында төзелеп килүче йорттагы фатирлар күптән бүленгән инде. Бер фатирда Раевка авылыннан яшь гаилә төпләнәчәк. Ә икенчесе Спартак авыл Советы биләмәсендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә чиратта торучы урындагы кешегә биреләчәк.
Усман-Ташлыда төзелгән йортта да тиздән ике гаилә урнашачак. Биредә “Байрак” предприятиесе уңышлы гына эшләп килә. Утыз елдан артык инде аны республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марат Садриев җитәкли. Эшчәнлекнең төп төрләре — үсемлекчелек һәм терлекчелек. Чәчүлек мәйданнары 2333 гектар тәшкил итә. Байраклылар, традицион культуралар белән беррәттән, югары табышлы культуралар: киндер, шепкән, көнбагыш, карабодай да үстерә. Хуҗалык җитәкчесе техникага бик игътибарлы: алар елның-елында яңартылып тора.
Хәзерге вакытта хуҗалыкта 255 баш эре мал, шул исәптән 185 баш савым сыеры асрала. Биредә, шулай ук, 66 баш ат исәпләнә. Кыскасы, авыл кешесенә эш бар. Шул ук вакытта аның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту зарур. Моңа әнә шул “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” кебек программалар ярдәм итә дә инде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Ярмәкәй районы.


Автор:Резеда Галикәева