Барлык яңалыклар
Республика
13 декабрь 2021, 19:34

Кайчан айнырбыз икән?

Агымдагы елда алкогольле эчемлекләр сатуда үзгәрешләр булганмы?

Кайчан айнырбыз икән?
"Республиканың алкоголь базарындагы хәл тотрыклы", - диде бүген республиканың сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.
Агымдагы елның гыйнвар-октябрендә 4 миллион декалитр алкоголь продукциясе җитештерелгән, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 15 процентка күбрәк, сыра - 27 миллион декалитр яки 2020 елның шул ук чорына 95 процент тәшкил итә.
Шул исәптән республика бюджеты 8,9 миллиард сум күләмендә акцизлар белән тулыланган. Бу, 2020 ел белән чагыштырганда, 2,6 процентка күбрәк, шуның 6 миллиард сумы - сыра җитештерүдән (99,8 процент) һәм 2,7 миллиард сумы (105,2 процент) - акцизларны алкоголь продукциясен сату күләменә бәйле рәвештә яңадан бүлүдән алынган керемнәр.
2021 елның 1 гыйнварына республикада алкоголь продукциясен ваклап сатуны 1448 лицензиат (01.01.2020 елда - 1452) сатуның 5561 объектында (5387) башкарган. Агымдагы датага лицензиатлар саны - 1436, лицензияләнгән нокталар саны - 5596.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция бүлекләре тарафыннан ел дәвамында "Алкоголь", "Контрафакт" операцияләре үткәрелде. Төрле милек формасындагы оешмаларга карата 4 меңнән артык чара башкарылган. Уфа, Бәләбәй һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү, саклау һәм сату буенча 4 легаль булмаган цехның законсыз эшчәнлеге туктатылды. Законсыз әйләнештән 35 мең литрдан артык (2020 елда - 57 мең литр) ялган эчемлек алынган.

Фото: travaks.com


Автор:Гөлия Мөгаллимова