Барлык яңалыклар
Республика
13 декабрь 2021, 10:06

Тол хатыннарны кемнәр кимсетә?

Сугышка бармый калган юньсез ирләр ул елларда ни генә кыланмады...

Тол хатыннарны кемнәр кимсетә?
“Якын киләсе булма, Касыйм, югыйсә, үзеңә начар булыр!” – дип кычкырды Хәлимә. Тик Касыймның гына бу сүзләргә бер дә исе китмәде. Ул, Хәлимәне кочаклап алды да, почмакка кысрыклады. Никадәр тырышса да, Хәлимә каршылык күрсәтә алмады...

Күрше районның бер авылында төрле сәбәпләр белән кайбер ирләрне сугышка алмадылар. Сәбәпсез калганнары да булгалады шикелле. Болай, үзләре әзмәвер кебекләр, әллә военкоматта танышлары булып калдылармы, “бронь” белән дисәң, ул барлык кешегә дә бирелми иде кебек. Шулар арасында Касыйм, Мәҗит, Хәсән һәм Шакир да бар иде.
Касыйм — озын буйлы, таза гәүдәле ир, ул вакытларда тиешле белемле булмаса да, “мал духтыры” булып эшли иде. Ирләрен сугышка озаткан, итәк тулы балалар белән ятим калган хатыннар ничек җан асрарга белмә­гән чорда бу ирләр бер дә акчага интекмәде: кәлҗемә дә ашамадылар, үлән дә капмадылар. Аларга колхоз амбарыннан һәрвакыт ни булса да тама иде. Касыйм “мал духтыры” булып эшләсә, Мәҗит урман саклый, Хәсән ки­беткә товар ташый, ә Шакир беркайда да эшләми, аның каравы, төнлә тик ятмый, бик оста урлаша белә. Шуның өчен аның кушаматы да “Бур Шакир” иде.
Ул елларда колхоз бик күп итеп сарык асрый иде. Ферма авылдан читтә, тау буена урнашкан. Авылның эшкә яраган барлык хатыннары шул сарыкларны карый: җәй көннәрендә яланда көтәләр, ә кышларын утарда тәрбиялиләр. Төнге якка берәрсе каравылда тора, чөнки төнлә еш кына сарыклар бәрәнли.
Хәлимә — өч бала анасы. Ире Гарифны фин сугышы башлану белән сугышка алалар, тик ул аннан әйләнеп кайтмый, һәлак була. Ә Хәлимәгә аның ничек үлүе турында хәтта хәбәр дә килми. Өлкән кызы колхозда эшли, ә малайлары әле кечкенә.
Бер көнне Хәлимәгә төнлә сарык фермасында кизү торырга чират җитә. Кичтән ул балаларын ашатып йокларга сала да эшкә китә. Нәкъ шул кичтә фермага Касыйм килеп керә. Башта хәл-әхвәл сораша, чирле сарыклар юкмы, дип сорый. Соңыннан торып баса да Хәлимәне кысрыклый башлый. Хәлимә: “Якын килмә, Касыйм, үзеңә начар булыр!” – дип кычкыра. Ә Касыйм бу сүзләргә игътибар да итми, Хәлимәне кочаклап ала да почмакка егып сала. Хәлимә күпме тырышса да, ычкына алмый...
Бу кичтән соң Касыйм сарык фермасына башкача килми. Ә күпмедер вакыттан соң Хәлимә, аны очратып, кө­мәнле булуын әйтә. Ә Касыйм аның үзен оятсыз рәвештә гаепли, үзен гел аклап сөйли. Шулай вакыт та үтә. Хәлимә кыз бала таба. Бу хәбәрне ишеткән-белгән авыл халкы “аһ” итә. Хәлимә гомере буе фәхишә исеме күтәреп, авылдашлары арасында кимсенеп яшәргә мәҗбүр була.
Кызы үсә, ул аңа “Зәкия” дип исем куша. Зәкия эшкә бик уңган була, 5нче сыйныфны тәмамлагач, укырга бармый, колхозга эшкә чыга, тик авыл яшьләре аны һәрвакыт кимсетеп тора. Имеш, ул җилдән туган. Ә бала моңа гаеплеме соң?! Инде үсеп җиткәч, Зәкия Ташкент якларына юллана. Анда урнаша, кияүгә чыгып, бер кыз үстерә. Тик ире генә 40 яше дә тулмастан гүр иясе була...
Мәҗит тә авылда ни сәбәп беләндер сугышка алынмаган ирләрнең берсе иде. 1942 елда ул урман каравылчысы булып эшкә урнаша. Бервакыт ул күрше авылга бара. Үзе азрак салмыш, очраган бер кешегә: “Нигә сорамыйча урман кисәсең!”, — дип бәйләнә. Шунда аны шушы авылда яшәүче Хәдичә күреп кала. Хәдичәнең ире сугышта, өендә 2 яше дә тулмаган улы һәм кайнанасы. Хәдичә Мәҗит янына килә, исәнләшә. Мәҗит Хәдичәне электән белгән була. Хәдичә Мәҗиткә: “Абзый, кышкылыкка утыным юк, бераз утын бирә алмассың­мы?”, — дип сорый. Ә Мәҗит, кайдан хә­зерләргә хәзер үк күрсәтәм дип, арбасына утыртып Хә­ди­чәне урманга алып кереп китә. Әлбәттә, утынын күр­сәтә ул, тик кайтырга чыккач, Хәдичәне мәсхәрәли...
Вакыт үтә. Хәдичә дә үзенең Мәҗит­тән көмәнле булуын аңлый. Ул вакытта сугышта корбаннар күп булу сәбәпле, дәваханәләрдә табибларга бала төшер­тү эше катгый рәвештә тыелган була. Ә Хәдичә башка ирдән бала табарга теләми. Криминал белән шөгыль­ләнүче әбиләргә дә бармый, чөнки аларга барган берничә хатынның дөнья белән хушлашуын белә ул. Аралашкан хатыннар киңәшен тотып, ул, бала төшертәм, дип сабын кислотасы эчә. Ул кислота бик көчле була, барлык эчке органнарын яндыра Хәдичәнең. Ике көн үтүгә дөнья куя Хәдичә. Ике яшьлек улы ятим кала. Ә Мәҗит бу фаҗигане мыегына да элми. Һаман да явыз шөгыленнән туктамый. Урманга чыбык-чабык җыярга килгән әбиләрнең, ирсез хатыннарның арба-чаналарын ваткалап, балталарын тартып ала, үзләрен мәсхәрәләп кайтара.
Бер көнне ул ире сугышта югалган 5 бала анасы Әкълимә янына килеп керә. Гадәтенчә, салмыш. Әкълимәнең өч улы бу вакытта бәрәңге бакчасын сөреп йөргән була. Килеп кергәч тә Мәҗит Әкъ­лимәгә бәйләнә башлый, аны кысрыкламакчы була. Шул вакыт ишек ачылып, аннан Әкълимәнең бер улы керә дә: “Мәҗит бабай, без үзебезнең җирне сөреп бетердек, хәзер сезнекен сөрергә барабыз, әйдә җиреңне күрсәт”, — ди. Дәрте сүнә Мәҗитнең. Ә ихатага чыкса, аның өйдә гауга куптарганын ишетеп торган Әкълимә малайлары каршы ала. Олы малай, чыбыркысын Мәҗитнең борын төбендә шартлатып: “Син, исерек баш, башкача бу йортка аяк басасы булма, тәмам гарип ясаганчы тукмарбыз үзеңне”, — дип кычкыра. Мәҗит бу йорттан ничек чыгып качканын үзе дә сизми кала...
Илленче еллар башында авылга якын су буенда агач үсентеләре үстерү өчен питомник ясыйлар. Анда эшкә Мәҗит, башлыча, күрше авылларда яшәүче урыс хатыннарын ала. Алар арасында Зинаида да була. Уртача буйлы, сары чәчле, бик чибәр һәм яшь хатын була ул. Кияүгә чыккач, ире белән нибары 3 ай гына яшәп кала. Әлеге дә баягы сугыш “йота” аның ирен.
Эш көн дә иртәнге сәгать 9да башлана. Шулай беркөнне эш башлагач, Мәҗит Зинаидага, таудагы “Ак ялан”га барып, бер атна элек утырткан карагай үсентеләрен карап килик әле, ди. Бернинди начар уй да булмаган Зинаида риза була. Алар Мәҗит белән “Ак яланга” китәләр. Башта үсен­теләрне тикшерәләр. Яшь үсентеләр барысы да тамырланган була. Соңыннан кайтырга чыгалар. Урманга керү белән Мәҗит сумкасыннан бер ярты көмешкә тартып чыгара һәм, эчик, дип, Зинаиданы да кыстый башлый. Зинаида эчүгә каршы була, шулай да арбадан төшә. Ә Мәҗиткә шул гына кирәк. Ул Зинаиданы кочаклап ала да үз эшен эшли...
Күпмедер вакыт узуга Зинаида Мә­җит­кә үзенең көмәнле булуын әйтә. Ә Мәҗитнең моңа исе дә китми. “Башкача ялгыз ирләр белән урманга барма,” — дип кенә җавап бирә. Мәҗитнең бу кыланышы үзенең хатыны Майбәдәргә дә барып җитә. Майбәдәр Мәҗитне көн-таң атса битәрләп, тиргәргә керешеп китә. Җәйнең бер матур көнендә печән чапканда хатынының би­тәр­ләвенә түзә алмаган Мәҗит үз-үзенә кул сала.
Ә Зинаида кыз бала таба. Кызы, ни өчендер, гарип булып туа. Яше барса да, бик начар йө­ри. Һәм начар сөй­ләшә, икенче төрле әйткәндә, акылга зәгыйфь була ул. Зинаидага аны гарипләр йортына урнаштырудан башка чара калмый...
Бу ирләр тол хатыннарны җәберләп, алар­ның надан булуыннан файдаланган. Укый-яза белмәгән хатыннар каядыр шикаять язып, бу оятсыз ирләрне судка бирә аламы соң? Ә кемнәрдер яздырырга курка, чөнки бу эш авылга таралачак. Ә ояты ни тора бит! Кеше рәнҗет­сәң, каргышы үзеңә һәм балаларыңа да төшә, ди халык. Дөрестер, чөнки Ка­сыймның бер улы үз-үзен атып үтерде, ә икенчесе муенына элмәк салды, кече кызы аракы белән агуланып үлде. Ә Мәҗитнең үз фаҗигасе җитмәгән, олы кызы эчеп, исереп, үз-үзенә бензин сибеп ут төртеп, яланда янып үлде, ә малаен кыйнап үтерделәр. Касыйм да озак яши алмады, рак авыруыннан дөньядан китте. Менә бит ул кеше каргышы кеше­ләрне нишләтә! Без, әлбәттә, каргышка ышанып бетмибез, шулай да бу очракта аның начарлык эш­­ләгән кеше­ләр­гә һәм аларның нәсе­ленә төшүе чынбарлыкка туры килә.

Фуат Мусин.
(Әлеге вакыйга геройларының исемнәре үзгәртелде. – Автор.)


Автор:Гөлия Мөгаллимова