Барлык яңалыклар
Республика
14 декабрь 2021, 09:57

“Төзеклек, чисталык һәм тәртип һәркемнең йортыннан башлана...”

Ярмәкәй районы хакимияте башлыгының төзелеш һәм тормыш тәэминаты мәсьәләләре буенча урынбасары Равил Арсланов шулай ди.Ырынбур өлкәсе, Татарстан Республикасы ягыннан Башкортстанның “капкасы” булган Ярмәкәй районының төзеклеге бөтен республика өчен мөһим. Әлеге төбәктә төзекләндерү эшенә нинди игътибар бирелә? Русиядә һәм республикада кабул ителгән максатлы программалар нәтиҗәле кулланыламы? Бу хакта Ярмәкәй районы хакимияте башлыгының төзелеш һәм тормыш тәэминаты мәсьәләләре буенча урынбасары Равил АРСЛАНОВ белән район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Энҗе ШӘФЫЙКОВА әңгәмәләшә.

“Төзеклек, чисталык һәм тәртип һәркемнең йортыннан башлана...”

– Равил Мәгарифович, тәүдә район территориясен төзекләндерү буенча быел хакимият тарафыннан уздырылган иң зур чараларны санап китик әле.

– Соңгы елларда бөтен республикада төзекләндерү буенча колачлы эш җәелдерелде. Алар федераль һәм республика программалары буенча гамәлгә ашырыла. Безнең районда инде өченче ел “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында “Дуслык” паркы дип аталган җәмәгать киңлеге булдыру буенча эш бара. Быел эшләрнең өченче этабы тәмамлана. Грунт кайтарыл­ган, территорияне тигезләделәр, ныгыттылар, видеокүзәтү приборлары куелды, заманча яктырту системасы, кече архитектура формалары, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен уен комплекслары урнаштырылды. Юллар һәм махсус резин өслекле уен мәйданчыклары салынды. Эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, булачак заманча мәдәният һәм ял паркы шәһәрдәгедән калышмас дип өметләнәбез.
Киләсе мөһим объект – Ярмәкәйдән Түбән Олы Елга авылына чыгу юлы. Көньяк һәм Көнчыгыш урамнары буенча 2,14 километр озынлыктагы асфальт-бетон өслекле юл район үзәгенең төп урамнарын транспорт агымыннан бушатырга мөм­кинлек бирәчәк. Аерым алганда, Пушкин һәм Совет урамнарын. Әлеге эшләргә 18 миллион сумнан артык акча тотыныл­ды.

– Районда сулыкларны төзек­ләндерүгә зур игътибар бирелә. Чишмәләргә шундый игътибар нәрсә белән бәйле?

– Беренчедән, билгеле булуынча, Ярмәкәй районы – чишмәләр төбәге. Өстәвенә, чишмә суын эчү бик файдалы. Мисал өчен, безнең “Кристалл-чишмә” суының югары сыйфаты 94 анализ һәм тикшеренү белән расланган. Икенчедән, төзекләндерелгән чишмәләр районга аеруча ямь бирә. Өченчедән, чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү – экология проблемаларын хәл итә. Дүртенчедән, кешенең югары әхлаклылыгы туган җиренә, аның табигый байлыкларына мөнәсәбәте белән билге­ләнә, шуңа күрә бу – халык арасында аңлату һәм тәрбия эше. Чөнки еш кына яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә тирә-як мохиткә карата саксыз карашның нәрсәгә китерүен аңлап җиткерми. Шуңа күрә без үз гамәлләребез белән киләчәк буыннарга да үрнәк күрсәтергә тиеш.

– Быел районда 10 чишмә төзекләндерелде. Эшләр нинди акчага башкарылды?

– Әйе, быел без 10 чишмәне төзек­ләндердек. Эшләр бюджет һәм бюджеттан тыш акчаларга алып барылды. Бүген Иске Шах һәм Елан-Чишмә авылларында яшәп, үз көчләре белән, шулай ук әлеге авыллардан чыккан кешеләрне җәлеп итеп, “Биектау” чыганагын төзекләндергән, купель куеп, “Кырык чишмә” ял зонасы төзегән өчен якташларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Калган 8 чишмә республика һәм хәйрия чараларына төзекләндерелде. Бекет, Князевка һәм 8 Март авылларында чишмәләр “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында 1 миллион 150 мең сум юнәлтеп, тәртипкә китерелде. Ярмәкәй һәм Спартак авылларында Башкортстан Республика­сының социаль максатлы программалары фонды исәбенә 3 миллион сумга чыганакларны яңарттылар. Ярмәкәй авылында икенче чишмәне “Атайсал” республика программасы кысаларында төзекләнде­рүне якташыбыз, Башкорт­станның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов оештырды. Түбән Карамалы һәм Исламбахты авылларындагы чишмә “Урындагы башлангычларга ярдәм” республика программасы кысаларында тәртипкә китерелде. Эшләр республика, иганәчеләр һәм халык акчаларын җәлеп итеп алып барылды. Соңгы өч елда авыллардагы су челтәрен төзекләндерү һәм яңарту буенча зур эш алып барыла. Абдулла, Иске Сүлле, Рәтамак, 8 Март авылларында Башкорт­станның Социаль максатлы программалары фонды исәбенә 60 миллион сумга якын акчага су челтәрләре яңартылды.

– Равил Мәгарифович, район территориясендә торак-коммуналь хуҗалык комплексын яхшырту буенча нинди чаралар планлаштырыл­ган?

– Торак-коммуналь хуҗалыкка тормы­шыбызның барлык өлкәләре керә. Чүп чыгару, кардан чистартудан башлап, халыкны җылылык, электр, су, газ белән тәэмин итүгә кадәр. Төгәлрәк итеп әйтсәк, әлеге тармак 30га якын эшчәнлек төрен үз эченә ала.
Киләчәккә беренчел бурыч – Ярмәкәй авылында үзәкләштерелгән канализация һәм чистарту корылмалары төзү. Бүген бу эш буенча барлык проект документлары дәүләт экспертизасы уза. Бу мәсьәләне уңай хәл иткәндә, “Чиста су” федераль программасына керергә планлаштырабыз.
Киләсе мөһим бурыч – моңача җи­тешмәгән контейнер мәйданчыкларын төзү һәм торак пунктларда контейнерлар урнаштыру. 2019 елдан башлап бу юнәлештә билгеле бер эш башкардык инде. Шулай, ике ел эчендә 690 контейнер сатып алдык, 5 миллион 800 мең сумлык 216 контейнер мәйданчыгы өч ягыннан бетон нигез һәм киртәләр белән җиһаз­ландырылды. “Авыл тер­риторияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында Суккул, Тарказы һәм Ярмәкәй авыллары тер­ри­торияләрендә контейнер мәйдан­чыклары булдырырга планлаштырабыз. Бу пластик евроконтейнерлар булачак. Алар тимер контейнерлардан өч тапкыр җиңелрәк, тәгәрмәчле, бу аларны бушатканда уңайлы, мондый контейнерларны тар урында да борып була. Моннан тыш, яңа савытлар зур, чүп-чарны таралудан, явым-тө­шемнәрдән саклап торучы капкач­лары бар. Пластик евроконтейнерлар куллану экология реформасы максатларына җавап бирә. Бу – каты көнкүреш калдыкларын җыюның гигиеник варианты. Кон­тейнерның капкачы машина эчендә ачыла, һәм аны бушатканда калдыклар сибелми.
Киләсе елның язында Бекет һәм Яр­мәкәй авылларында шәхси торак төзелүче ике микрорайонны су белән тәэмин итү эшләрен башларга планлаштырабыз. Проект-смета документлары әзер инде.

– Әйтегез әле, Сезнең карашка, торак пунктларны төзекләндерү планында район хакимияте алдында тагын нинди мөһим бурычлар тора?

– Минемчә, халыкны үз йортларында, барыннан да элек, шәхси йортларда тәртип урнаштыруга җәлеп итү. Без барыбыз да шуны аңларга тиеш: авылларның тышкы кыяфәте — безнең районның визит карточкасы һәм көндәлек йөзе. Безгә авылларны ташландык биналар һәм янгын куркынычы тудыручы гына түгел, ә торак пунктларны ямьсезләп торучы участоклардан чистарту эшен дәвам итәргә кирәк. Без бу эшне 2020 елда Башкортстан Республикасы торак пунктларының эстетика елы кысаларында башладык. Аны дәвам итәргә кирәк. Чөнки район территориясендә әле тагын җимерек коймалы, ямьсез түбәле йортлар бар. Мин авыл хакимиятләре башлыкларын районның торак пунктларында урнашкан ярымҗимерек корылмаларга аерым игътибар бирергә чакырам. Мондый биналарның хуҗалары булса, закон буенча алар тәртипкә китерергә тиеш. Әгәр юк икән, мондый милек хуҗасыз, ә варислары булмаган очракта, юк ителергә тиеш дип исәпләнә. Мондый җир участоклары авыл хакимияте милке итеп рәсмиләштерелә һәм соңыннан торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ һәм исәптә торучыларга төзелеш өчен бирелә.

– Равил Мәгарифович, әңгәмә өчен зур рәхмәт. Барлык планнар да тормышка ашсын.

 

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова