“Роснефть” структурасына кергән “Башнефть” җитештерү куәтләрен даими модернизацияләү, шулай ук табигатьне саклау буенча күләмле чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ел саен атмосфера һавасына йогынтыны киметә, республикада һәм компания эшчәнлек барган башка төбәкләрдә экологик балансны сакларга ярдәм итә.
Уфаның нефть эшкәртү комплексын модернизацияләү “Башнефть” үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, бу, җитештерү бурычларын хәл итү белән беррәттән, тирә-як мохиткә йогынтыны шактый киметер-гә мөмкинлек бирә. Агымдагы елның тугыз аенда “Башнефть” предприя-тиеләренең атмосфера һава-сына йогынтысы 19 процентка кимегән. Чынлыкта исә, Уфаның төньяк промзонасындагы нефть химиясе предприя-тиеләренең атмосфера һавасына чыгарган матдәләре билгеләнгән нормативлар белән рөхсәт ителгән күләмнәрдән ике тапкырга түбәнрәк. Бу тирә-як мохиткә йогынтыны киметү буенча кабул ителгән чараларның нәтиҗәлелеген раслый.
Мондый нәтиҗәгә Уфа нефть эшкәртү комплексын техник яктан яңадан коралландыру, технологик процессларның үтәлешен тикшереп тору исәбенә ирешелде. “Башнефть” табигатьне саклау буенча берьюлы берничә проектны гамәлгә ашыра, алар экологиягә йөкләнешне тагын да киметәчәк.
Бу юнәлештә төп проектларның берсе – “Башнефть-УНПЗ” филиалында элементар күкерт җитештерүне урнаштыруның резерв технологик линиясен төзү. Республикабыз белән “Башнефть” арасында инвестицион килешүгә 2020 елның октябрендә кул куелды. Объектны файдалануга кертү күкерт-водород газын үтилләштерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Ул “Башнефть-УНПЗ” филиалының югары сыйфатлы мотор ягулыклары эшләп чыгаруы, ягъни күкерт һәм башка зарарлы матдәләр аз булган Евро-5 һәм Евро-6 экологик стандартларын җитештерү нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Уфаның “Башнефть” нефть эшкәртү комплексы предприятиеләрендә тәүлек әйләнәсенә экологик контроль алып барыла.
Күрсәткечләрне теркәү, заманча югары төгәллекле датчиклар белән җиһазландырылган завод җайланмаларында, заводларның санитар-саклау зонасы чигендә атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр микъдарын үлчәүче мобиль экопостлар ярдәмендә алып барыла.
Моннан тыш, “Башнефть” Уфаның төньяк өлешендә атмосфера һавасының сыйфатын тикшерү буенча югары технологияле система булдыруны тулысынча тәэмин итте. 2020 елда компания аны халыкара ГОСТ стандарты буенча аккредитацияләгән. Төп система булып тирә-як мохитне саклау лабораториясе тора, аңа атмосфера һавасын контрольдә тотучы автоматлаштырылган ике станция керә. Алар заманча җиһазландырылган һәм Уфа шәһәренең сәнәгать зонасына якындагы торак пунктларда урнашкан. Яңа җиһазлар һаваның химик составын тиз арада билгели, бу исә аны пычрату чыганагын югары төгәллек белән ачыкларга мөмкинлек бирә. Атмосфера һавасы торышы турында алынган мәгълүмат оператив режимда республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына тапшырыла.
Җитештерү эшчәнлеге кысаларында “Башнефть”, табигатьне саклау проектларын турыдан-туры гамәлгә ашыру белән беррәттән, бигрәк тә эре шәһәрләрдә, атмосфера һавасының сыйфатын яхшыртуга да өлеш кертә. Билгеле булуынча, автомобильләрдән чыккан газлар мегаполисларда экологияне пычратуның төп чыганагы булып тора. Уфаның нефть эшкәртү комплексында югары экологик мотор ягулыгын чыгару һәм сату, башка факторлар белән беррәттән, атмосфера һавасына йогынтыны сизелерлек киметергә ярдәм итә.
Автомобильләр һәм башка техника эшләгәндә чыгарылган газлардагы зарарлы матдәләр микъдарын “Башнефть” нефть эшкәртү заводында җитештерелгән ягулык материалы берничә тапкыр киметергә мөмкинлек бирә. Беренче чиратта бу – углерод һәм азот оксидлары.
Мәсәлән, республикада, “Росприроднадзор” мәгълүматлары буенча, 2016-20 елларда автомобильдән бүленеп чыккан матдәләр микъдары дүрт тапкырга кимегән. Шул ук вакытта, шушы ук чорда, төбәктә автомобильләр саны унбиш процентка арткан.
Шунысы куанычлы: компания тирә-як мохиткә йогынтыны минимальләштерергә һәм җитештерүнең экологик иминлеге өлкәсендә лидерлык позицияләренә ирешергә омтыла.
Лилия Галина.