Барлык яңалыклар
Республика
20 декабрь 2021, 10:40

Яннарымда, алларымда – “Кызыл таң”!

Алтмыш өч ел буена яраткан гәзитемнең абунәчесе булуым – шатлыгым да, горурлыгым да. Әле мәктәп елларында ук, “Әлифба”ны тәмамлагач, “Туган тел” белән бергә кулларыма “Кызыл таң”ны да алдым. Булачак һөнәрем турында да аннан укып белдем, соңрак 33 ел буена үзем сайлаган шушы нефтьче һөнәренә тугры булдым.

Яннарымда, алларымда – “Кызыл таң”!

Уфаның Нефть эшкәртү заводында ике Социалистик Хезмәт Герое белән, шулай ук Башкортстанның булачак Президенты Мортаза Рәхимов кул астында эшләвем белән чиксез горурмын, ул елларны сагынып искә алам. “Кызыл таң”ның сәнәгать бүлегенә хезмәт уңганнары, завод яңалыклары турында мәкаләләремне илтеп тордым. Алар дөнья күргәч, Мортаза Гобәйдулла улы: “Изге ният белән йөрисең, хезмәттәш”, – дип, дәртләндереп җибәрергә дә вакыт таба иде.

Узган гасырның туксанынчы елларында Санкт-Петербургка ялга да алып бардым яраткан гәзитемне. Анда сәламәтләндерү процедуралары арасында аны укып, гәзитне шунда ял итүче кардәшләргә дә күрсәттем. Хәтердә, Себер татарлары вәкилләре: “Шундый шәп гәзитегез булгач, сез нинди бәхетле!” – диделәр.

Хәзер инде ике дистә елдан артык “өйдәге пенсионер”мын. Билгеле инде – “Кызыл таң” һәрвакыт алдымда, янымда. Илдәге, Башкортстандагы һәрбер вакыйга турындагы язмаларны, республика Башлыгы Радий Хәбировның эшчәнлегенә кагылышлы яңалыкларны тәҗрибәле журналист Резеда Галикәева җиткереп бара. Ул социаль мәсьәләләрне дә урап узмый.
Ә инде республикада яшәгән танылган шәхесләр тормышын, иҗатын яктыртучы, мәшһүрләрне искә алучы Фәрит Фаткуллинны беркемгә дә тиңләп булмый.
Олег Төхвәтуллин исә, кайсы темага тотынса да, аны халыкка аңлаешлы итеп ярып сала, бу – аның осталыгы.

Гәзитебезнең җомга саны белән кич утырганда Марат Кәбиров булмаса, нидер җитмәс кебек тоела. Елмаеп-көлеп яшәүләрне табиблар гына түгел, абунәчеләр дә файдалы дип табалар. Шуңа күрә, бу дүрт журналистны “Кызыл таң”ның ел кешесе дип атасак, барысы да риза булыр.

“Кызыл таң”ыбыз 24 битлек, укырга уңайлы булып чыгуы, яшәешнең барлык тарафларын да колачлавы аның укучыга хөрмәтен күрсәтә. Аның кайсы санын алсаң да, язмаларның һәрберсе исеме белән үк үзенә чакырып тора. Киңәшләр, сәламәтлеккә кагылышлы мәкаләләр безнең кебек сигезенче дистәне ваклаучыларга аеруча якын. Шушы якынлык, бердәмлек әле тагын күп елларга сузылсын!

Венер ИБРАҺИМОВ.
Уфа шәһәре.

Автор:Резида Валитова