Барлык яңалыклар
Республика
22 декабрь 2021, 20:23

Бүреләр колынны ботарлаган...

Социаль челтәрләрдә коточкыч сурәтләр пәйда булды.

Бүреләр колынны ботарлаган...

Хәйбулла районының Олы Әбеш авылы янында сигез бүре кечкенә колынны ботарлаган. Фаҗига урыныннан видео бүген социаль челтәрләрдә пәйда булды.

Кадрларда ир-егетнең кардагы канлы зур тапларга якынлашуы күренә. Ролик авторы сүзләренә караганда, колын урындагы фермер Алмазныкы булган. Ул атларны тибенлеккә чыгарган булган, әмма төнлә бия ялгызы гына кайткан. Билгеләп үтелгәнчә, ерткычлар корбаннан ялларының кисәкләрен генә калдырган - фаҗига урынында сөякләр дә, эчке органнар да, хәтта койрыгы да юк.

«Сигез бүрегә кечкенә бер колын аз шул. Бернәрсә дә калмаган," - ди кадр артындагы тавыш.

Фото: mybashkortostan.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова