Барлык яңалыклар
Республика
27 декабрь 2021, 10:30

Яңа ел алдыннан өйсез калдылар...

Әлеге хәл бүген иртән булган.

Яңа ел алдыннан өйсез калдылар...

Уфа үзәгендә шәхси йорт янган: әни белән улы могҗиза белән исән калганнар.

Уфа үзәгендә Чернышевский урамындагы бер катлы өч фатирлы йорт бүген иртән яна башлаган. Торак бинадан тыш, ишегалды корылмаларын да ут алган.

"Янгын сүндерүчеләрнең беренче гамәле янган йортта яшәүче 85 яшьлек инвалид хатынны коткару булды. Ул зыян күрмәгән", - дип ачыклык керттеләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Икенче фатирда хатынның 62 яшьлек улы булган. Ир-ат янгын сүндерү хезмәткәрләре килгәнче мөстәкыйль рәвештә чыга алган. Аңа медикларның ярдәме кирәк булмый. Өченче фатирда бу хәл вакытында берәү дә булмаган.

Янгынның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Автор:Гөлия Мөгаллимова