Барлык яңалыклар
Республика
28 декабрь 2021, 22:17

Радий Хәбиров: "Яңа елны өйдә каршылаячакмын. Барыгызга да иминлек телим!"

Аның хыялы - ниһаять, бераз йокы туйдыру һәм янә җиң сызганып эшкә тотыну.

Радий Хәбиров: "Яңа елны өйдә каршылаячакмын. Барыгызга да иминлек телим!"

Республика Башлыгы елның төп бәйрәмен гаиләсе белән Уфада, өйдә каршы алачак.

"Балаларны күрү, алар белән иркенләп аралашу мөмкинлеге булачак. Бу - гаилә бәйрәме. Күпмедер вакыт, бер-ике көн мин йоклыйм, аннары эшләрбез", - диде төбәк җитәкчесе.

Ахырда ул Башкортстан халкына бик катлаулы бу елны бердәм булып лаеклы уздырган, авырлыкларны түзем һәм нык булып җиңгән өчен рәхмәт белдерде.

"Каршылыклар күп булды, кайдадыр без тырыштык, кайдадыр берләштек. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, бу - бик мөһим. Шулай ук гаилә иминлеге, тынычлык, йортларыгызда татулык телим. Ә без, җитәкчелек, моңа ирешү өчен көчебездән килгәнчә ярдәм итәчәкбез", - дип вәгъдә итте Радий Хәбиров.

Автор:Резида Валитова