Барлык яңалыклар
Республика
4 гыйнвар , 21:17

Балачак тәме булып истә калсын!

"Сөт кухня"сында рацион тагын да киңәячәк.

Балачак тәме булып истә калсын!

Башкортстанда инде өченче ел рәттән өч яшькә кадәр балаларны, йөкле хатын-кызларны һәм күкрәк сөте имезүче аналарны махсуслаштырылган азык-төлек белән бушлай тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Ел саен «Сөт кухнясы»н алучылар саны арта, җитештерү күләмнәре арта һәм җитештерелә торган продукциянең ассортименты киңәя.

- Ел ахырына товар линиясендә яңа продукт - җир җиләге тәме белән эремчек барлыкка килде. Киләсе елда мондый эремчекнең тагын ике төре - алма-груша һәм персик тәме белән продукция кертергә планлаштырабыз, республикада сабыйларның рационы төрле, тәмле һәм файдалы булсын өчен, - дип сөйләде республиканың сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

2021 елда "Сөт кухнясы" 16 миллион порция сөт, кефир, эремчек һәм йогурт җитештергән. Моның өчен 3,6 мең тонна сөт эшкәртелгән.

Өч яшькә кадәр 33 меңнән артык бала һәм аларның әниләре бушлай коры катнашма, ботка һәм сөт продукциясе белән тәэмин ителгән. Аларга уңайлы булсын өчен өстәмә рәвештә 11 фирма тарату пункты ачылды. Күгәрчен, Кырмыскалы, Ишембай, Куергазы, Стәрлебаш, Федоровка, Миякә районнарының кече торак пунктлары өчен сөт продукциясен читкә чыгару буенча дүртенче юнәлеш эшли башлады. Шулай ук ваклап сату сәүдә челтәрләрен колачлау да киңәйтелгән - 2021 елдан "Сөт кухнясы" продукциясе "Ашан", "Лукошко", "О’кей", "Лента" кибетләрендә сатыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова