

Урыс һәм инглиз телләрендәге махсус мәгълүмати билгеләр кешеләрне төбәкнең истәлекле урыннарына, Башкортстанның визит-үзәкләренә, төрле табигый һәм археологик объектларга, шулай ук музейларга һәм һәйкәлләргә юл күрсәтә.
- Яхшы ял итүнең төп өлешләренең берсе - уңайлы мәгълүмат мохите. Башкортстанда булган туристларның төбәкнең теләсә кайсы өлешендә югалып калмавы һәм табигать, мәдәни-тарихи мирас объектларын таба алуы мөһим. Туристлык навигациясе билгеләре - Русия һәм чит ил туристларына уңайлы шартлар тудырудан гыйбарәт зур эшнең бер өлеше, - дип шәрехли Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Ринат Фәтхуллин.
Билгеләр федераль, төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге юлларда урнаштырыла. Ел башыннан төбәктә 1272 билге куелган. Аларның 22се – федераль әһәмияткә, 487се – төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия юлларда, 698е - урындагы әһәмияттәге юлларда урнаштырылган. Башкорт телендә барлыгы 40 турнавигация билгесе тиешле тарафны күрсәтә.