Барлык яңалыклар
Республика
12 гыйнвар , 10:10

Райком секретарена да баш бирмәде

Вәсви Әкбәров якташлары күңелендә бүген дә Балтачның данлыклы рәисе булып яши.

Райком секретарена да баш бирмәде
Сугыштан соң колхозларга җитәкче булырга ризалашкан кешегә һәйкәл куяр идем. Авыллар тәмам хәлсезләнеп беткән. Ачлык-ялангачлык үзенекен иткән: халык саны нык кимегән, хуҗалыкларда дөньяны төпкә җигелеп ябык үгезләр тарта.
Авылларда 3-4 баш йөк аты булса, алар алдынгылар рәтендә. Районда 100 дән артык колхоз. 1951 елда Түбән Кансөяр, Югары Кансөяр, Бүләк авылларын берләштергән “Җиләк-Тау” колхозын җитәк­ләргә утны-суны кичкән Бөек Ватан сугышы ветераны, коммунист Вәсви Фәтхлислам улы Әкбәровны җибәрәләр.
Районда үзен яхшы яктан күрсәткән бу кешене күпләр белә.

Гомум җыелышта халык бу кандидатура өчен бердәм тавыш бирә. Заманында шул авылның күренек­ле шәхесе, укытучы Хатыйп Имаев: ”Мин белгәннәр арасында иң талантлысы ул булгандыр. Халыкка ихтирам белән карый. Аны беренче күрүемдә үк колхозга энергияле, хуҗалык эшләрен яхшы белгән җитәкче килгәнен аңладым”, – дип хәтерләгән иде. 1953 елда партия авыл хуҗалыгын тиз вакыт эчендә аякка бастыру буенча Үзәк Комитет махсус пленум үткәрә. Кадрларны сайлап алу демократик нигездә үткәрелә. “ Якты юл” (Түбән Сикияз, Яңа Яхшый авыллары) колхозчылары Вәсви Әкбәровны үзләренең рәисе итеп сайлый. Тормыш илә­ген­нән иләнгән, күп авырлыкларны җиңгән узаман авылдашлары янына теләп, яңа өметләр, планнар белән кайта. Эш башыннан ук үзенә көчле команда туплый. Инженер Кави Бәхтиев барлык механизмнар өчен җаваплы. Ул Сикияз елгасына ГЭС проектын эшли, төзелеш эшләренә җитәкчелек итә. Вәсви үзе дә техник-механик бит. Сугыш алдыннан Чиләбе авиация училищесын тә­мамлаган. Шуңа да төзе­леш тиз бара. Гади колхозчы, Вәс­винең әтисе Фәтхлислам сыерын сатып, тегермән ташы алып кайта. Ярый әле халык мәнфәгать­ләренә кирәк­леген аңлый белсәләр! Бала-чагалы йортны сыерсыз калдыра.
Кави абый Бәхтиев белән Сикияз елгасын бууны оештыралар, монда бу эшнең мөһимлеген, әһә­миятен аңлаган барлык авылдашлар катнаша, тирә-як авыл кеше­ләре дә килә. Күмәк эш яу кайтара, диләр бит. Һәрбер өйдә Ильич лампалары кабына. Кичке 5тән төнге 11гә кадәр халык электр энергиясе белән файдалана. Халыкның искиткеч оптимист булуы, иртәгәсе матур көнгә ышанып яшәве сокландыра. Әлеге пионер лагере биләмәсен күрше район белән сөйләшеп килешеп, Яңа Яхшый ягына рәсмиләштерәләр. Ял йорты корырга планлаштырыла. Хезмәт кешесенең ял итәргә вакыты да, җае да юк, югыйсә.
Колхозчылар кулына инде акча керде. Хезмәт энтузиазмы күтәрен­ке булды. 1956-57 елларда колхоз эреләтелде, сигез авыл “Сигнал” кол­хозына керде. Бу якларда бер­дәм, уңган, эшчән, булдыклы халык яши. Нәкъ шул елларда Тибел кирпеч заводы төзелде. Колхозның үзенең кирпече булгач, зур төзе­лешләр башланды. 60нчы елларда кушылган Текән, Шәвъяды, Тибел авылларын кертеп, унбер авылда да фермалар төзелде. Терлекчелек алга китте, “Сигнал” колхозы телдән дә, гәзит битләреннән дә төшмәде. Дуңгыз, сыер, тавык фермалары төзелде. Ит, йомырка, сөт, бал, кир­печ табыш чыганагына әверел­де. Мәктәп директоры укучыларны машина-трактор буенча укытты, практик дәресләр колхоз басуларында үткәрелде. Төрле культуралар, шул исәптән беренче булып шикәр чөгендере үстерелә башлады. Агроном Габделмалик Габидуллин җиргә зур хөрмәт белән карады. Уракта мәктәп балалары теләп катнаша иде. Хезмәт тәрбия­сен үткән кешеләр “Сигнал”ны алдынгылар рәтенә чыгарды.
Тәрәкый Исламов турында иң җылы сүзләрне әйтү урынлы булыр. Партия секретаре һәрвакыт киңәш­че, ярдәмче һәм фикердәш булды. Алдынгыларны данлау, аларны үрнәк итеп күрсәтү колхоз тормы­шының дөрес сәясәте турында сөйли. Райком секретарьлары колхозда еш булды. 21 ел КПССның Балтач райкомы беренче секретаре булып эшләгән Гафурҗан Фәтхул­лин сүзләрен китерәбез: ”Сигнал”да эшли белделәр. Районда елның-елында иң күп ашлык җитештереп, дәүләткә тапшыручы алдынгылар алар булды. Ленин ордены кавалерлары, алдынгы тракторчы Әсхәт Гамилов, РСФСР Югары Советы депутаты, савучы Хәнифә Шәехо­ваның хезмәт күрсәткечләре югары иде. Ярыш алдынгыларының хез­мәте башкаларга маяк булды”.
Төзелеш киң җәелдерелде. Фермалар, мәдәният объектлары, ки­бетләр төзелде. Эшкә чын күңел би­реп эшләде халык. Хезмәткә тү­ләү яхшырды.
Колхоз күп тапкырлар Күчмә Кызыл байракка лаек булды. Тутагач — Сикияз арасындагы тарлауда кымыз бияләре үрчетелде. Заманында БАССР Министрлар Советы Рәисе Зәкәрия Акназаров бу тармак үсешенә зур бәһа бирде. Вәсви Әкбәров “Колхоз мәктәптән башлана!” дигән лозунгны төп принцип итеп алып яшәде. Мәктәптә еш булды, укытучыларның хәстәрлекләрен аңлап, ярдәм итте. Ул авыл­даш­ларының мохтаҗлыкларын күреп, алар белән уртак тел табып җитәк­челек итте. Өй төзеп чыкканда һәр кешегә транспорт, кирпеч бүленде. Ике ел эчендә 460 урынлык (районда иң зурысы) мәдәният йорты төзел­де. Ул чын-чыннан мәдәният учагына әйләнде. Уфа, Казан, Йошкар-Ола, Минзәлә шәһәрләренең театр коллективлары, концерт бригадалары даими рәвештә килә башлады. 1958 елда “Сигнал” колхозында даими радиоузел эшли башлады. Һәр йортта радиодинамик урнаштырылды. Радиодан даими рәвештә авыл яшьләре концерт куйды.
11 авылдан килгән сөтне урында эшкәртү өчен Тутагач авылында май заводы төзелде. Җәүдәт һәм Фәйзелхан Хөсәеновлар озак еллар хезмәтләндерделәр бу заводны. “Сигнал”ның финанс хәле тотрыкланды. Мәдәнияткә, җыр сәнгатенә мөкиббән фанатик буларак, 11 авылда да клуб төзетте, шуның алтысы кирпечтән, таштан. Амбарлар, машина-трактор парклары, абзарлар салынды.
Волюнтарист кешеләрне җитәк­че­леккә якын җибәрмәскә кирәк тә бит... 1962 елгы урак өстендә Әкбә­ровны райкомга дә­шеп, хуҗалык-тагы ашлыкны кырып-себереп элеваторга тапшырырга кушалар. Вәсви Фәтхелис­лам улы туры сүзле, гадел, үз фикерен яклый алырлык шәхес иде. Ул беренче секретарьга малларны кышлатырлык фураж запасы, халыкка хезмәт хакы өчен бодай, арыш таратып бирергә кирәклеген аңлатырга тырышып карый. Дәү­ләт­кә тиешле план үтәлгән. Рәис озак уйлап тормый, кайтып, халыкка ашлык тарата. “Беренче” үзенең сүзен өстә калдырырга, Әкбәровны эшеннән алырга ниятли. Ревизорлар чакырта, барлык бригадаларда тикшерү үткәрелә. Энә-сеннән җе­бенә кадәр барлык тар­мак­ларның эшен карап, бернинди явызлык, урлашу, үзләштерү факт­ларын таба алмыйлар. Клубка 11 авылдан колхозчылар җыела. Халык дөреслекне ярата, гадел һәм уңган җитәкченең эшенә югары бәһа бирә. 4 сәгать буена клуб эче шаулап-гүләп тора. Халык тулысынча Әкбәровны яклый. Ревизорлар, кушылган “бурыч”ны үти алмыйча, башларын иеп кайтып китә...
Вәсви Әкбәров 20 ел барлык көчен, белемен, энергиясен шушы вазыйфага бирде. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медаль­ләр белән бүләкләнде. Бу көннәрдә аның тууына 100 ел тулды. Якташлары фидакарь улын онытмый.

Ханис Хаҗимов.
Балтач районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова