Барлык яңалыклар
Республика
12 гыйнвар , 10:13

Янгыннар кара акланнар калдырды

Үткән ел урманчылар өчен ни сәбәпле иң авыры булды?

Узган ел илебезнең урман хуҗалыгы тарихында ХХI гасырдагы иң авыр һәм югалтулы ел булып калды. Соңгы чирек гасыр дәвамында күрелмәгән янгыннар 18 миллион гектардан күбрәк урман мәйданын юкка чыгарды. Белгечләр бу хәлне ХХI гасырдагы иң зур антирекорд буларак бәяли. Иң зур табигый зыян Якутиягә, Амур өлкәләсенә һәм Ерак көнчыгыш төбәкләренә туры килде. Соңгысында урман янгыннарына көчле су басулар “кушылды”. Ерак Көнчыгышта һәм Амур өлкәсендә телгә алынган табигый казадан зыян күргән аграрийларга ярдәм йөзеннән Хөкүмәт күптән түгел 1,4 миллиард сум акча бүлде.
Урман янгыннары Башкортстан икътисадына, табига­тенә дә шактый зур зыян салды. Алар республикада апрельдә үк теркәлә башлаган иде һәм көз тәмамланганчы урман янгыннарының саны 460тан артты, ә югалтуның гомум мәйданы 16 мең гектарга якынлашты. Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфет­динов сүзләренә караганда, соңгы өч елда республикада агачлар киселгәннән күбрәк утыртыла. Урманнарны терге­зү буенча Башкортстан бер­ничә ел дәвамында федераль округта — беренче, ә Русия төбәкләре арасында җиденче урында тора. Былтыр гомумрусия һәм республика экологик акцияләре кысаларында Башкортстанда барлыгы 1,7 миллион төп яшь агач үсентесе утыртылды һәм әлеге чарада 90 меңнән күбрәк кеше катнашты.
Ә хәзер үткән елда урманнарга нинди зыян килүе һәм аның сәбәпләре белән танышыйк.

2021 елда планетада урман мәйданнарының кимүен глобаль проблема буларак кабул иттеләр. Бөтендөнья кыргый табигать фонды һәм халыкара “Boston Consulting Group” консалтинг компаниясе тарафыннан өйрәнелеп әзерлән­гән мәгълүматлар кешелекне экология һәм табигать дөнья-сы проблемаларына тирәнрәк игътибар итәргә чакырды.
Узган елда урманнар­ның юкка чыгуына һәм җирләр­нең зур мәйданнарында дег­ра­дацияләнүенә нәрсә сә­бәпче булды соң? Телгә алын­ган абруйлы оешмалар­ның экспертлары билгелә­вен­чә, мондый хәл берничә төрле продукциянең дә күпләп һәм экологик таләп­ләргә туры ки­терелмичә чыгарыла башлавы белән бәйле. Әйтик, сыер ите, пальма мае һәм соя җитеш­те­рү, терлекчелек тармагы эшчәнлегенең гомум тискәре йогынты ясаудагы күрсәткече 37 процент тәшкил итә. Кире йогынтының икенче юнәлеше — эшкәртү максаты белән утыртылган агачлар.
Русиядә хәл башкачарак: бездә урманнар янгыннар һәм аны контрольсез кисү аркасында кими. Шунысы да игътибарга лаек: күпчелек илләр­дә урманнарны тергезүгә авыл хуҗалыгы тармагы үсеше комачауласа, Русиядә, киресен­чә, ул ярдәм итә. Мәсәлән, эшкәртелмәгән сөренте җир­ләр­нең арта баруы соңгы чирек гасырда яшеллек дөнья­сын тагын да баетуга китерде.
Экспертлар Русиянең дөньядагы тропик урманнар­ның кимүенә дә зур өлеш кер­түен билгели. Рәсми чыганакларга караганда, илебез Бразилия һәм Парагвайдан сыер малы, соя сатып ала, пальма маен Индонезиядән импортлый. Димәк, бу илләрдәге импорт үсешен арттыруыбыз андагы экологиягә зыянны үсте­рә, дигән сүз. Телгә алынган консалтинг компаниясе директоры Константин Полунин сүз­ләренә караганда, илебезгә пальма мае импорты елына уртача 1 миллион тонна тәш­кил итә. Бу — дөньяда җитеш­терелгән әлеге майның 1,5 проценты дигән сүз.
Әмма Русиянең үзендә быел урман мәйданы кимүгә көчле янгыннар сәбәпче булды. Нәтиҗәдә, миллионнарча гектарда “яшел хәзинә”безне югалттык.
Белешмә. Рәсми чыганаклардан күренүенчә, Русиядә ел саен тоташ киселгән урман мәйданы 1,2-1,3 миллион гектарга җитә. Янгыннар аркасында юкка чыкканының мәй­даны 3-4 миллион гектардан арта. Урманны рөх­сәт­сез кисү күләме гомум киселгән күләмнең – 2, санитар кисү 6 процентын алып тора.
— 2021 ел илнең урман хуҗалыгы эшчәнлегендә гаять тирән эз калдырды, — ди “Greenpeace”ның урман бүлеге җитәкчесе Алексей Ярошенко. — “Кызыл әтәч” 18 миллион гектардагы урманны юк итте. Бу — планетар масштабтагы борчулы хәл. Шуңа күрә алдагы елларда бу югалтуларны яшь үсентеләр исәбенә терге­зергә кирәк. Дөрес, чиновниклар, киселгән мәйданда ел саен уртача 600-700 миллион төп яшь үсенте утырыла, дип отчет бирә. Әмма, агачларга тиешле тәрбия булмаса, аларның 10 процентыннан азрагы гына үсеп китәргә сәләт­ле, дигән фикер дә бар. Ләкин без, утыртылган яшь үсен­те­ләрнең өч проценттан ким-рә­ге генә зур агач булып үсә, дип уйлыйбыз.
“Рослесхоз” җитәкчелеге фикеренчә, соңгы елларда урман хуҗалыгы тармагындагы иң зур проблема янгыннар һәм рөхсәтсез агач кисү белән бәйле. 2021 елда тармакта санлы технологияләрнең күб­рәк кулланыла башлавын да елның мөһим казаныш­лары­ның берсе буларак билгеләр­гә кирәк. Янгынга каршы көрә­шүдә яңа техник мөмкин­лекләр уңышлы кулланыла. Әйткән­дәй, 2020 елда, 2019 елдагы белән чагыштырганда, янгын мәйданнарының 20 процентка кимүе дә шушы үзгәрешләр нәтиҗәсе булып тора.
Белешмә. 2020 елда урманны рөхсәтсез кисү­дән кү­релгән зыян — 12,3, урман янгыннары зыяны 11,5 миллиард сум тәш­кил итте. Якынча мәгъ­лүматлар буенча, үткән елда тәүге күрсәткечнең шактый кимүе, ә ил тө­бәк­­лә­рен­дә­ге “яшел калкан” мәйданнарын югал­­­ту күрсәткеченең артуы фаразлана.
2021 ел республиканың урман хуҗалыгы эшчәнлегендә күпсанлы янгыннары һәм аннан соңгы тергезү мәшәкать­ләре белән истә калачак, — ди урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов. – Башкортстанда апрель аеннан башланган урман янгыннары 16 мең гектар чамасы мәй­дан­га зыян китерде, корылык­лы булып хәтердә калган 2010 елдагыдан да авыррак хәл күзәтелде. 100 көн дәва­мында янгын хәвефсезлеге­нең иң югары исәпләнгән 5нче классы сакланды. Янгыннар китергән зыян күләме 30 миллион сумнан артты. Шунысы да аянычлы: ялкын корбаны булган мәйдан­ның 140 гектарында соңгы елларда утыртылган агачлар иде.
Соңгы өч елда республикада киселгән күләмгә караганда яңа утыртылганнары күбрәк булды. Кызганычка каршы, узган ел бу юнәлештә хәлнең катлаулылыгы белән аерылып торды. Норматив буенча, һәр киселгән гектарда 4 мең төп яшь үсенте утыртылырга тиеш. Илдәге күрсәткеч белән чагыштырганда, утыртылган яшь үсентеләр үсеше буенча республика беренчеләр исемле­гендә, ягъни, һәр 100 төпнең 85е исән кала.
Билгеле, узган ел республика урманнары өчен табигать сынауларына каршы тору елы буларак кына билгеләнмәде, ә киеренке шартларда да үзлә­ренә куелган бурычларны үтәр­гә сәләтле бердәм һәм һөнәри осталыкка ия урманчылар кол­лек­тивының көчен дә күрсәтте. Тармак министры Марат Шәрә­фетдинов билге­лә­венчә, 2021 елда республика урманчылары алдында торган төп бурыч­ларның берсе кимен­дә 14,3 мең төп яшь үсенте утырту иде һәм ул арттырып үтәлде. Башкортстанның “яшел хәзи­нәсен” саклау һәм аны тагын да баету максатында оештырылган колачлы акцияләр­дә мең­нәрчә кеше­нең катнашуы да безнең тирә-як мохи­тебезгә, табигый байлыкларыбызга һәм экологик чисталыкка битараф булмавыбызны күр­сәтте. Иртә яздан башланган “Яшел Башкортстан” проекты, “Хәтер бакчасы”, “Хәтер урма­ны”, “Герой­лар аллеясе”, “Үз агачыңны утырт!” кебек ак­ция­ләр дә шу­ның ачык мисалы.

Олег Төхвәтуллин.


Автор:Гөлия Мөгаллимова