Барлык яңалыклар
Республика
14 гыйнвар , 10:29

Бәкеләр балыкларны коткарачак

Чит төбәктә яшәгән якташыбыз республикада балыкларны коткаруга юнәлтелгән акция оештырды.

Бәкеләр балыкларны коткарачак

Изгелек эшләү өчен акча кирәкми. Инициатива күрсәтү дә җитә. Нәкъ менә шуны ел саен халык экологы Мидхәт Хәсәнов исбатлый да инде. Авыргазы районының Кешәнне авылы буасында ул «Бәке ясыйбыз - балыкларны коткарабыз» дигән традицион экологик акция үткәргән. Бу юлы суны кислород белән яңа технология кулланып туендырырга булганнар.

- Декабрьдә үк су төбенә җыелган органик чүп-чар күлдә эрегән газлар дәрәҗәсен шактый арттыра. Шуңа күрә бәкеләрне алдан ясауның мәгънәсе бар. Бездә махсус җиһазлар һәм өйрәтелгән кешеләр юк, аның каравы, бу эшкә балаларны җәлеп итәбез, аларны табигатьне яратырга һәм туган ягыбыз турында кайгыртырга өйрәтәбез, - ди районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамил Асулов һәм волонтерлык оешмасы җитәкчесе Лиана Шаганц.

- Үзебездә, Ханты-Манси автономияле округында, кырмыска оясын кышка әзерлибез. Моның өчен чүп-чарны җыештырабыз, үтәли үскән үсемлекләрне кисеп алабыз. Мин Новосибирск һәм Томскидан таныш галимнәрдән кырмыскаларның ничек кышлавы турында сорадым. Суыклар килгәч, бөҗәкләр үз торакларының иң аскы өлешенә төшә. Бөтен җылылык шунда була икән. Шунда бәкеләрне мөмкин кадәр озаграк ачык торсын өчен кар белән каплау идеясе туды. Теорияне Радужный шәһәрендә гамәлдә тикшереп карадылар. Экспериментлар үткәрдек һәм шундый нәтиҗәгә килдек: кар катламы 30 сантиметрга җитә. Һава керер өчен ачык урын туңмый, шул рәвешле суны кислород белән туендыра һәм углекислый газ чыгара, - ди Мидхәт Равил улы.

Менә шулай, читтә яшәгән якташларыбыз да безнең табигать сагында тора.

Фото: zaxvostom.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова