Барлык яңалыклар
Республика
14 гыйнвар , 20:02

"Чыршыларны - йомычкага" акциясе старт ала

Яңа ел чыршыларын чүпкә ташламагыз.

"Чыршыларны - йомычкага" акциясе старт ала

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң республика халкы чыршыларны ыргытмыйча, бу мәсьәләгә экологик яктан аңлы рәвештә килеп, агачларны эшкәртүгә тапшыра ала. Республикада «Чыршыларны - йомычкага» акциясе уза.

Әйтик, экологик чара Уфада 2022 елның 15, 16, 22 һәм 23 гыйнварында 15 мәйданчыкта узачак. Җыелган ылыслы агачлар «Кроношпан» заводына эшкәртүгә юнәлтеләчәк. Чыршыны шәһәрнең барлык районнарында түбәндәге адреслар буенча тапшырырга мөмкин булачак:
Дим районында - Магистраль урамы, 2А, Столяров урамы, 2 («Яркий» микрорайоны);
Калинин районында - Мушников урамы, 11, Гвардия урамы, 58/1;
Киров районында - Сынаучылар урамы, 21, Кувыкин урамы,16 һәм Рубежная урамы, 174;
Ленин районында - Әхмәтов һәм Ирәндек урамнары киселеше, шулай ук Артезиан урамы, 18 («Сосны» микрорайоны);
Октябрь районында - Гагарин урмы, 10/2, Королев урамц, 17, шулай ук СССРның 50 еллыгы урамы буенча сквер ягыннан “Башкортостан” сәүдә үзәге янында;
Орджоникидзе районында - Кольцевой урамындагы 50-61 йортлар янындагы Колхоз базарында;
Совет районыЯнда - Менделеев урамы, 171, Ленин урамы, 87.

Шулай ук, Иглин авылы халкы чыршылар җыю буенча экология акциясендә катнаша ала. Контейнер мәйданчыкларыҗтүбәндәге адреслар буенча урнаштырылачак:
Ленин ур., 1а;
Петряшов ур., 1 й.


Җыелган агачларны мебель җыюда һәм төзелештә кулланыла торган OSB-плиталар әзерләү өчен "Кроношпан" заводына җибәрәчәкләр.

Моннан тыш, "Чыршыларны - йомычкага" акциясе 15, 22 гыйнварда Дәүләкәндә узачак.

15 гыйнварда шәһәр буйлап һәр ноктада 10-15 минут тукталышлар белән түбәндәге контейнер мәйданчыклары буенча Шыршымобиль барачак:
13.00 сәгатьтә - Яшьләр урамы, 4 йорт.
13.15 - Яшьләр урамы, 8 йорт.
13.20 - Байкал урамы, 6 йорт.
13.50 - Каран тыкрыгы, 5 йорт
14.20 - Мәскәү урамы, 102 йорт.
14.40 - Карл Маркс урамы, 115 йорт.
15.00 - Ленин урамы, 52
15.30 сәгатьтә Рабочая урамы, 21 йорт.

22 гыйнварда Дәүләкән шәһәр хакимияте бинасы янында 12-16 сәгатьләргә кадәр шәһәр халкы өчен бәйрәм узачак, анда катнашучылар призлар уйнатуда катнаша алачак. Иң кечкенәләр өчен хәрәкәтчән уеннар оештырылачак, ә өлкәннәр хуш исле чәй һәм концерт номерлары белән ләззәтләнә алачак. Җыелган агачларны йомычка итеп эшкәртәләр, ә алга таба теплицаларда һәм урман питомникларында ашлама сыйфатында файдаланалар.

Акция Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы һәм Уфа шәһәре хакимияте ярдәмендә “Яшел Башкортстан” иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министрының беренче урынбасары Илдар Гарифуллин акциянең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук чара шәһәр халкының игътибарын калдыкларны аерым җыю проблемасына җәлеп итүгә һәм наратлар, пихта, чыршыларны икенчел чимал буларак куллануга юнәлтелүен ассызыклады. Шуңа күрә үсеп килүче буынга калдыкларның теләсә кайсы төре белән дөрес эш итү гадәтен кертү мөһим.

Автор:Гөлия Мөгаллимова