+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
19 гыйнвар 2022, 12:29

"Ит турында күптән оныттык..."

Пенсионерлар бәяләр артуына зарлана.

Социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка сөткә бәяләр артуына зарланганнар. Пенсионер Людмила Иванова шундый пост язып калдырган.

"Радий Фәрит улы! Үзем язам, үземнең елыйсым да килә. Беренче кирәк булган азык-төлек товарларына бәяләр кайчанга кадәр үсәчәк? Йомшак савытта сатылучы сөт алырга киттем: ул ноябрьдә - 45, декабрьдә 49 сум иде, хәзер гыйнварда - 53 сум. Менә шулай пенсияләр үссен иде, пенсионерлар болай да һәр нәрсәдә экономияли. Ит турында күптән оныттык. Без деликатеслар сорамыйбыз, беренче кирәк-ярак продуктларына бәяләр үсешен туктатып торыгыз, тарифлар чиксез үсә, минем пенсиядән яшәргә нибары 4-4,5 мең сум кала. Теләсә ничек исән кал. Ярый әле ирем белән икәү генә. Хурлык, нәрсәгә кадәр барып җиттек һәм бу башбаштаклык кайчан бетәчәк? Башкортстанда тәртип урнаштырыгыз", - дип язган ул.

Фото: novosti-saratova.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: