+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
19 гыйнвар 2022, 19:18

Каш төзәтәм, дип...

Ирина мастерын судка да бирә алмый.

Каш төзәтәм, дип...
Каш төзәтәм, дип...

Уфада яшәүче Ирина бер ел элек татуаж остасына белдерү буенча мөрәҗәгать иткән, ләкин матур кашлары урынына лазер белән дә, яңа татуаж белән дә хәзер үзгәртергә мөмкин булмаган коточкыч сары төстәге кәкре "таяклар" килеп чыккан. Хәзер инде мастер Иринаны "кара исемлек"кә керткән һәм акчаны кире кайтарудан баш тарткан.

- Яңа ел алдыннан мин татуажны яңартырга булдым һәм белдерү сайты аша Уфада мастер таптым. Мине аның белдерүдә бик хаталы язуы гаҗәпләндерде, ләкин аның эш тәҗрибәсе 6 елга якын иде, эшләренең фотографияләре дә миңа бик ошады. Аның кабинеты чиста, якты. Шуңа ышандым да инде аңа, - ди Ирина.

- Бу коточкыч кашларымны бер ел буе тәртипкә китерергә тырышам. Лазер процедурасына инде 20 мең сумга якын сарыф иттем, ә ремувер (татуажны алу чарасы - Ред.) бары тик җөйләр калдырды. Хәзер сап-сарыга әйләнгән кашларымны берничек тә элекке хәленә кайтара алмыйлар. Хәтта өстеннән яңа татуаж белән дә каплый алмыйм, чөнки формасы коточкыч булачак. Мастер бу вакыт эчендә үз аккаунтын япкан, социаль челтәрләрдә исемен алыштырган, акчаны кире кайтарудан баш тарта. Ә судка бара алмыйм - минем хәтта процедура өчен чек сакланмаган, - ди Ирина.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: