+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
23 гыйнвар 2022, 20:05

Авыл туризмы үсешәчәк, волонтерлар ярдәм алачак

 Ел башыннан Башкортстанда берничә яңа закон көченә керде.

Авыл туризмы үсешәчәк, волонтерлар ярдәм алачак
Авыл туризмы үсешәчәк, волонтерлар ярдәм алачак
Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев аеруча мөһим закон проектларының асылын аңлатты.



“2022 елга һәм 2023, 2024 елларның план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” 2021 елның 20 декабрендәге 486-з санлы Закон бюджет акчасын тотыну чыганакларын һәм юнәлешләрен билгели.
— 2022 елга Башкортстан Республикасы бюджеты керемнәре 246,22 миллиард сум күләмендә планлаштырылган. Чыгымнар 267,66 миллиард сум тәшкил итәчәк. Дефицит каплау чыганаклары белән тәэмин ителгән, — дип хәбәр итте Константин Толкачев. — 2022 ел бюджетында, ниһаять, еллар буена хәл ителмәгән кискен проблемаларны хәл итүгә акча салынган. Ятим балалар өчен торак сатып алуга, мәктәпләр сагына, Уфада һәм Стәрлетамакта һава пычрануны мониторинглауның өстәмә станцияләрен урнаштыруга өстәмә акча бүлеп биреләчәк. Моңарчы күрелмәгән сумма Республика максатлы инвестиция программасын тормышка ашыруга һәм Юл фондына резервланган.
“Башкортстан Республикасында туризм эшчәнлеге турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” 2021 елның 6 декабрендәге 468-з санлы Башкортстан Республикасы Законы авыл туризмын үстерүгә юнәлтелгән.
— Авыл туризмы туризмны үстерүнең өстенлекле юнәлешләре исемлегенә кертелде. Бу — бөтендөнья тренды, авыллар һәм кече шәһәрләр өчен потенциаль керем чыганагы. Авыл туризмы төрле. Асылда, бу авыл җирендә ял итүнең теләсә кайсы төре – гастрономия, вакыйгалар, этнографик... Бу ял төренең туристлар өчен дә, рекреацион инфраструктура булдыручылар өчен дә өстенлеге шунда, ул зур чыгымнар таләп итми һәм булган потенциалны: табигый ресурсларны, тарихи-мәдәни мирас объектларын, авыл торак фондын, шәхси хуҗалыклар продукциясен куллану белән чикләнә.
“Башкортстан Республикасында туризм эшчәнлеге турында” Башкортстан Республикасы Законының 6 һәм 11 мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында” 2021 елның 5 октябрендәге 446-з санлы Башкортстан Республикасы Законы туристик хезмәтләр базарында кулланучылар хокукларын яклауга юнәлтелгән һәм алар турында мәгълүматлар Бердәм федераль реестрга кертелмичә, турагентлар эшчәнлеген тыюны билгели.
– Чылбырның аерым звенолары хокукый көйләнмәгәндә, бөтен система зәгыйфьләнә, ахыр чиктә туристлар зыян күрә. Берничә ел элек туризм хезмәтләре базарында күзәтелгән локаль коллапслар бу эшнең җайга салынмавы нәтиҗәсе булды. Бердәм федераль реестрны керткәннән соң, базар күпкә үтәкүренмәле булачак. Туризм хезмәтләре базарында катнашучы турындагы язмаларның реестрда урнаштырылуы аның ышанычлы булуын гарантияли.
“Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2021 елның 24 декабрендәге 516-з санлы Башкортстан Республикасы Законы тәрбиягә бала алган ата-аналарга һәм патронат тәрбиячеләргә бала балигъ булу яшенә җиткәннән соң түләүләрне билгеләү механизмына ачыклык кертте.
— Тәрбиягә бала алган ата-аналар балигъ булмаган бала укуын дәвам иткән очракта, ул укуын тәмамлаганчы, әмма 23 яше тулганга кадәр генә түләү алуга хокукларын саклый. Элек закон формулировкасы ике төрле аңлауга юл куйган, шуңа күрә кайбер очракларда тәрбиягә бала алган гаиләләргә түләүдән баш тартканнар. Яңа закон тәрбиягә бала алган ата-аналарның акчалата бүләк алу хокукын яклады.
“Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2021 елның 6 декабрендәге 481-з санлы Башкортстан Республикасы Законы белән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен торак ремонтлауга бюджет чыгымнары өч тапкыр артты.
— Бер бинаны ремонтлауга чыгымнарның иң зур күләме өч тапкыр артты — 50 меңнән 150 мең сумга кадәр. Торак ремонтына сумманың кискен артуы ремонт һәм хезмәтләр күрсәтү өчен товарлар кыйммәтләнүгә бәйле.
“Оешмалар табышына салымның түбәнәйтелгән ставкасын билгеләү турында” Башкортстан Республикасы Законының 2.1 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында” 2021 елның 29 ноябрендәге 461-з санлы Башкортстан Республикасы Законы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидент-оешмаларына салым салуга кагыла.
— Хәзер ТОСЭР резидентлары оешмалар табышына салымның түбәнәйтелгән ставкасын алга киткән социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турындагы килешүдә каралган эшчәнлектән алынган табышка гына түгел, барлык салым базасына карата куллана ала. Бюджетта алынып бетмәгән керемнәр соңыннан салым түләүләре белән компенсацияләнә.
“Башкортстан Республикасында хәйрия һәм ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенә дәүләт ярдәме турында” Башкортстан Республикасы Законының 4 мәддәсенә үзгәреш кертү турында” 2021 елның 24 декабрендәге 512-з санлы Башкортстан Республикасы Законы белән аерым дәүләт ярдәменнән файдаланучы волонтерлык эшчәнлеге юнәлешләре исемлеге киңәйтелде.
— Өстенлекле юнәлешләр арасына табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау, гражданнар оборонасы, янгын хәвефсезлеге һәм су объектларында кешеләр хәвефсезлеге өлкәсендә волонтерлык эшчәнлеге кертелгән. Бу гадәттән тыш хәлләр вакытында куркыныч янау белән бәйле. Сүз дә юк, ирекле рәвештә стихиягә каршы көрәшүче, зыян күрүчеләргә ярдәм итүче кешеләр бүләкләргә һәм төрле яклап яклауга лаек, — диде Константин Толкачев.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: