+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
25 гыйнвар 2022, 11:05

“Кар-бураннар безне куркытмый!”

Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе эш күрсәткечләре буенча озак еллар дәвамында “Башкиравтодор” акционерлар җәмгыяте составындагы алдынгы предприятие исемен лаеклы аклап килә. Үткән елгы эш нәтиҗәләре моны янә бер тапкыр раслады.

“Кар-бураннар безне куркытмый!”“Кар-бураннар безне куркытмый!”
“Кар-бураннар безне куркытмый!”

Атап әйткәндә, Бүздәк юл хез­мәте коллективы тарафыннан 202 миллион сумлык эш башкарылып, 18 мең тонна асфальт-бетон җи­теш­терелгән. “Башкиравтодор” сис­темасында болар — иң югары күрсәткечләр. Үткән елның янә бер тоемлы казанышын да атап үтик – 80 кеше хезмәт салучы коллективта уртача айлык эш хакы 42 мең сум тәшкил итте. Чагыштыру өчен: 2020 елда әлеге күрсәткеч 30 мең сум тирәсе иде. Бер сүз белән әйткәндә, коронавирус пандемиясе Бүздәк уңганнарына югары хезмәт нәтиҗә­ләренә ирешүдә тоткарлык була алмады.
Бүздәк юл идарәсе җитәкчесе Раил Фәррахов өчен үткән ел йомгакларыннан шунысы кадерле: Бүздәк-Шланлыкул чатыннан Өч­түбә авылына кадәрге юл төзе­ле­шенең, ниһаять, соңгы этабы тә­мам­ланды. Әйтергә кирәк, финанслау тотрыклы булмау сәбәпле, би­редә юл эшләре берникадәр сузылса да, барыбер максатка иреш­теләр. Заманча технологияләр кулланып төзелгән асфальт юл, Өчтүбәне бу төбәкнең авыл билә­мәсе үзәге Кәпәй-Кобау белән тоташтырып, Бәләбәй — Туймазы юнәлешендәге башка авыллар өчен дә зур уңайлыклар тудыруы белән дә әһәмиятле.
Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтик: техник мөмкинлекләре заманча таләпләргә җавап биргән Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе соңгы чорда республика карамагындагы юллар төзелешенә дә җәлеп ителә. Атап әйткәндә, предприятие Бүздәк — Чакмагыш автотрассасын төзек­ләндерүгә зур өлеш кертте, шулай ук республиканың башка районнарында да юллар ремонтлауда катнаша. Әйткәндәй, агымдагы елда Бүздәк юлчыларының матди-техник потенциалы янә үсү юнәлешендә – “Башкиравтодор” җәмгыятендә башланган структур үзгәрешләр планына ярашлы, Благовар юл хезмәтен Бүздәк идарәсе карамагына тапшыру күздә тотыла.
Коллектив өчен кышкы чор да шактый мәшәкатьле. Мәсәлән, ел башына юл идарәсе хезмәтлән­дерүендә төрле билгеләнештәге 600 чакрымга якын озынлыктагы юллар тора, шулардан 201 чакрымы республика әһәмиятендәге исәпләнә, 165 чакрымы – муниципаль юллар. Моннан тыш, район юл идарәсе карамагына авыл биләмәләрендәге 209 чакрым урам юллары челтәре дә бирелгән. Әле­ге юлларда транспортның хәвеф­сез хәрәкәтен тәэмин итү дә идарәгә йөкләтелгән бурычлар исәбендә тора. Ягъни язгы-көзге чорда юлларны тигезләп тору таләп ителсә, кышкы чорда кардан чистарту төп мәшәкатьләрнең берсенә әйләнә.
— Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен кышкы эш чоры ноябрьдән апрельгә кадәр дәвам итә, — ди Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе баш инженеры Илдус Локманов. — Безнең эш графигында бу — бик җаваплы чор, шуңа да аңа алдан әзерләнәбез. Моңа юл хәвеф­сезлеген тәэмин итүдә кулланылучы материалларны җиткелекле күләмдә туплау да керә. Мәсәлән, хезмәтләндерелүче юллар күлә­меннән чыгып, агымдагы чорга ком-таш катнашмалары, реагентлар җиткелекле тупланды. Гадәти шартларда без кышкы чорда юлларны эшкәртү максатында 500 тоннага якын тоз материалы, 4 мең тонна ком куллана идек. Быелгы чорда күбрәк булыр, ахры, чөнки бураннар еш кабатлана, аннары явым-төшем дә мулрак, шуңа бәй­ле, юлларда бозлавык та көчле.
Юлларны кышкы чорда карап тоту һәм хезмәтләндерүне тиешле дәрәҗәдә оештыру максатында, махсус бригада оештырылган. Аның карамагында 18 берәмлек махсус техника тупланган. Болар — 4 “КДМ” (катнаш юл машинасы), автогрейдерлар һәм куәтле йөк машиналары. Шулай ук юлларны кардан чистартуга 10 кешедән торган бригада җәлеп ителә.
— Быел кар-бураннар көчле, явым-төшем дә күп, — ди баш инженер. — Әмма табигать көйсез­легенә оешкан төстә каршы торып, юллар ябылуга, хәрәкәт тукталуга юл куймадык. Башкача мөмкин дә түгел. Әйтик, буран чыгып, юллар­ның аерым өлешен көрт каплый икән, юл хезмәте юлларны 24 сә­гать эчендә кардан чистартырга тиеш. Әлегәчә бу бурычны намус белән үтәп киләбез.
Юл хәрәкәтен тәэмин итүчеләр вакыт белән исәпләшми, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юл хез­мәте техникасы кар чистартуга чыга. Йөкләтелгән бурычларга ярашлы, иң беренче чиратта төп игътибар федераль һәм республика әһәмиятендәге юлларга юнәл­телә. Аннары инде район юлларындагы хәвефле участоклар кардан чистартыла. Авыллар урамнарын кардан чистарту да безнең идарәгә йөкләтелгән, бу эш авыл биләмәләре хакимиятләре белән килешү нигезендә алып барыла.
Бу җәһәттән “Кызыл таң” гәзите аша шуны да белдерер идем: һөнәри бурычларны үтәүгә безнең коллектив бик тә җаваплы карый. Аерым очракларда, килеп туган хәлнең катлаулылыгы нәтиҗәсен­дә, кайбер участокларга техника соңрак та барып җитәргә мөмкин, әлбәттә. Әмма шунысы ышанычлы: Бүздәк юл хезмәткәрләре юлларны даими чистарта, трассада беркемне дә бәла-казада калдырмый.
Илдус Тәкъдим улы юл хуҗа­лыгы тармагында хезмәт юлын 1988 елда башлап, мастер вазыйфасыннан баш белгеч дәрәҗәсенә кадәр юл үткән, шуңа да бай тәҗ­рибәле җитәкченең коллективта да, районда да абруе зур.
Гомумән, күренүенчә, кышын юлчыларга эш аеруча күп. Һава торышы җайлану белән кар көрәүче барлык техника автотрассаларга чыга. Юл буйларында көртләр эттерелә, күперләр тирәсе чистартыла, бер сүз белән әйткәндә, кышкы юллар тәртипкә китерелә. Менә шундый бердәм тырышлык нәтиҗә­сендә Бүздәк юлларының торышы яхшы да инде.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас