

Зианчура районы авылларының берсендә узган атнада 19 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган. Якыннары аның белән кичә хушлашты. Үз-үзенә кул салуның сәбәбе нәрсә булганы билгеле түгел.
"Шундый яшь, шундый шат күңелле идең! Син безгә җитмәссең. Авыр туфрагың җиңел булсын. Туганнарына һәм якыннарына сабырлык һәм көч телим. Тыныч йокла", - дип яза мәрхүмә кызның социаль челтәрләрдәге танышы.
Кызганычка каршы, әлегә кызның якыннарынаң фикере билгеле түгел. Яңа гына яши башлаган кызның шулай дөньядан китүе аяныч... Һәркем бу хакта ныклап уйлансын иде: бу дөньяда хәл итә алмаслык бер генә проблема да юк, шуның өчен түзем һәм сабыр булырга тырышыйк!
Фото: социаль челтәрдән.