+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
26 гыйнвар 2022, 06:04

Миләүшә ГОДБОДЬ. Кем син, “Кара генерал”?

Данлыклы якташыбыз, Чехословакиянең милли герое Даян Мурзинның биографиясенә кайбер штрихлар.

Миләүшә ГОДБОДЬ. Кем син, “Кара генерал”?Миләүшә ГОДБОДЬ. Кем син, “Кара генерал”?
Миләүшә ГОДБОДЬ. Кем син, “Кара генерал”?
Сугыш корбансыз булмый...

“Штявникта 420 партизаннан 83 кешенең генә исән калуын ишеткәч, котым алынды...” – Бу юллар Азат Абдуллинның “Красная роса” повес­тенда язылган. Димәк, Моравия чиген беренче тапкыр үтәргә омтылу вакытында отрядның 337 партизаны һәлак булган.
Арытабангы сүз отрядның протекторат чиген узганнан соң Княгиня тавында төп базаны урнаштыруы турында бара: “Мурзин Ушиякны төн уртасы җиткәч кенә чак эзләп тапты. Ушияк, 200 тирәсе партизанны ияртеп, зур булмаган бер авылга төшкән икән. Ян Жижка исемендәге партизаннар отрядының өч батальоныннан калган бөтен кешеләр менә шулар гына иде”. Әлеге юллар Г. Гофманның “Кара генерал” повестеның 90нчы битендә язылган.
Йөзләрчә мең кешедән торган, бик яхшы коралланган Шернер армиясенә шулкадәре генә партизан, билгеле ки, каршы чыга алмаган. Бу турыда сүз булуы да мөмкин түгел. “Дошман тылындагы фронт” җыентыгында бу турыда Даян Мурзин үзе дә болай яза:
“Гитлер держал миллионную армию фельдмаршала Шернера, вооруженную первоклассной техникой против нашего партизанского отряда, в составе которого было 600-650, в основном, плохо обученных, слабо вооруженных бойцов. Могли мы выполнить приказ Центра? Безусловно, нет”. (124нче бит).
Әмма Ян Жижка отрядының сугышчан дәрте көчле һәм рухы сәла­мәт, отряд сан ягыннан көннән-көн арта һәм көчәя бара, тик корал гына җитешми. Сугыш беткәнче дәвам иткән бу проблема турында да яза Д. Мурзин: “...Пришла радиограмма, подписанная начальником Украинского штаба партизанского движения, генералом Строкачом и Рудольфом Сланским, уполномоченном ЦК КПЧ, прорваться с отрядом в Моравию. В тексте говорилось, что у Ушияка и Мурзина отряд составляет 620 человек. Но меня грызли сомнения, ибо отряд не представлял из себя боевую единицу. Я не знал, как партизаны поведут себя во время перехода границы и в первых решающих боях на территории Моравии.
И вот отряды Петра Москаленко и Петра Будько идут к нам под Фриштак, по пути освободили город Визовице внезапным партизанским ударом. У меня возникла идея – взять Фриштак и перекрыть дорогу отступающим к Праге немцам. Под Злином мои разведчики встретились с разведчиками генерала Свободы. Тут же договорились о совместным ударе по городу. Знак для атаки – появление красного флага на колокольне.
...А утром 700 партизан лежали уже перед окопами немцев, а я смотрел в бинокль. Флага на колокольне не было. Только через полчаса на колокольне появился красный флаг” (шунда ук, 179нчы бит).
Күренүенчә, отряд бригадага әй­лән­сә дә, җиде йөзгә якын кеше миллионлы Шернер армиясенә дә, үзлә­рен эзәрлекләүче каратель отрядларына да каршы ачыктан-ачык сугыша алмаган. Моның өчен төп көче 18-20 яшьлек өйрәтелмәгән яшь егетләрдән торган партизаннарның коралы да, сугышка өйрәнү мөмкин­лекләре дә булмаган. Сугыштан соң Д. Мурзин биргән күрсәтмәләрдә языл­ганча, “1944 ел – партизаннар өчен өйрәнү елы, ә 1945 ел – дошманнарны кыйрату елы” була. Шулай ук Ян Жижка бригадасы бервакытта да “соединение” дип аталмаган, чөнки аның саны С. Ковпакныкы кебек 5000-6000 кешегә җитмәгән. Боларның барысы турында да М. Грошованың китабында да, Прага Хәрби үзәк архивы һәм Украина партизаннар хәрәкәте штабы документларында да ачык язылган. Киләчәктә бу хакта язачак авторлар шушы документларны укымыйча-өйрәнмичә, булмаганны бар дип язып, аеруча чит ил укучылары алдында каһарманыбыз рухын рәнҗетмәсәләр иде!

Ян Жижка партизаннары күпме фашистны кырган?

1941-45 елларда дошман тылында барлыгы 1 миллион партизан сугыша, алар 1 миллион фашистны һәм алар­ның ярдәмчеләрен әсирлеккә ала, 4 мең танкын һәм бронялы машинасын, 1600 тимер юлын шартлата, 20 мең поездын рельстан чыгара. Бу саннар эчендә Даян Мурзин җитәкче­лек иткән Ян Жижка исемендәге 1нче Чехословакия партизаннар бригада­сы­ның да өлеше бар.
“Во время боев с октября 1944 по май 1945 годов бригада Яна Жижки уничтожила свыше 4000 фашистов, сбросила с рельсов 60 составов, взорвала 86 мостов, провела более 100 других операций. Захвачен в плен командир 16ой танковой дивизии генерал фон Мюллер” (“Дошман тылындагы фронт”, 181нче бит).
Чагыштыру өчен тагын да бер мисал китерик:
“Партизаны бригады Яна Жижки уничтожили 6964 немецких солдат и офицеров, 25829 взяли в плен” (А. Хабибуллина. “Грузин” Мурзин довел Гитлера до истерики”).
Бу саннарны автор каян тапкандыр, аңлашылмый, чөнки сылтамалар бирелми. Җитмәсә, партизаннарның әсирлеккә алынган немецларны ашатуы, урманда кайдадыр землянкаларда тотуы да ышандырмый. Фәр­ман буенча партизаннар, гадәттә, мәгълүмат өчен алынган “телдән” башкаларын я атып, я күп вакыт, пуляларын кызганып, җәзалап та үтер­гән­нәр. Партизаннар 1945 елның маенда гына немецларны әсирлеккә ала башлый, анда да партизан сугышы әсирләр белән бәйле булмау сәбәпле, аларны Кызыл Армия командование­сенә тапшыралар. Шуңа өстәп, сугыштан соңгы елларда Чехословакия Үзәк хәрби архивында һәм Оборона министрлыгында, Украина партизаннар хәрәкәте штабында, Ә. Хәби­бул­лина язганча, Ян Жижка партизан­нарының 25829 немецны әсирлеккә алуы турында бернинди дә мәгълүмат теркәлмәгән. Дөрес­лекне ачыклау өчен Даян Баян улының сугыштан соң шәхсән 1945 елның җәендә Чехословакия Үзәк хәрби архивына, Оборона министрлыгына һәм Украина партизаннар хәрәкәте штабына биргән күрсәтмәләренә күз салыйк. Сүзмә-сүз китерәм:
“1944 елның сентябреннән 1945 елның 5 маена кадәр Ян Жижка бригадасы партизаннары тарафыннан 4179 немец солдаты һәм офицеры үтерелде, 1017се яраланды, әмма бу саннар якынча гына алынды. Чөнки төгәл генә санны атавы авыр иде. Төрле сәбәпләр аркасында немецлар белән булган кече сугышлар, бәре­лешләр, диверсияләр һәм операция­ләрдә партизаннар үтергән немецлар­ның күпме булуын якынча әйтә алсак та, зур сугышларда яу яланыннан исән-имин чыгарга тырышу сәбәпле, үлгән немецларны санау кайгысы булмады. Һәлак булган һәм яраланган немецларның исәбен дә күбесенчә элемтәчеләр яисә разведка җибәреп, якынча исәпләдек, мөмкинлек булганда үзебез санап белдек” (VUA-VHA Praha, Fond USPH, cast 39, inventarni cislo 158).

Даян Мурзин капитан Отисктан долларлар алганмы?

Көнбатыш Европада бу турыда төрле фикерләр йөри: берәүләре – алган, икенчеләре – юк, ди. Д. Мурзин исә: “Штабс-капитан появлялся у нас два раза. Оба раза приносил крупные суммы денег и передавал их от имени президента доктора Бенеша. И каждый раз брал расписки”, дип яза (“Дошман тылындагы фронт”, 135нче бит).
Ә Г. Гофман нәрсә яза соң? “Фронт­тагы хәлләр турында сөйләш­кәннән соң штабс-капитан Отиск китәргә җыена башлады. Землянкадан чыгар алдыннан ул Ян Жижка партизаннары нужалар өчен 30 мең немец маркасын алу турында Ушияк белән Мурзиннан кул куелган расписка бирүне сорады.
– Юк, мин ул кәгазьгә кул куя алмыйм, – дип, Мурзин моңа кискен каршы төште. – Мин – Советлар Союзы гражданы. Совет хөкүмәтенең рөхсә­теннән башка акча ала алмыйм. Сугыштан соң Англия банкы бу расписканы Совет хөкүмәтенә тапшырса, мин ни эшләрмен?” (“Кара генерал”, 131нче бит).
“Даян Баян улы белән икәүдән-икәү генә сөйләшеп утырганда сугыштан соң СССРда үзенең зур “чистка” аша узуы, чак төрмәгә эләкмәве турында әйтте. Моның сәбәбе командир Ян Ушиякның Англия парашютчылары командиры Вольфрам Отисктан долларлар алуына бәйле бул­ган. Әгәр Даян Баян улы ул акчаларны алган булса, совет офицеры булганга күрә бу акчаларны сугыштан соң Советлар Союзы арттырып түләр иде” (Роман Бабица. “Даян Мурзин турында истәлекләр”. Всетин, 2020 елның апреле)”.
Ян Жижка отрядының беренче командиры Ян Ушияк үз илендә булгач, ул акчалардан баш тарта алмаган, һәм бу бик дөрес.

Дошман тылындагы яудашлары

Даян Мурзинның яудашлары һәм аралашкан кешеләре: ике тапкыр Советлар Союзы Герое, генерал-майор А. Ф. Федоров (1901-89), Я. И. Мельник (1890-1982), Даян Мурзинны югары бәһаләгән ике тапкыр Советлар Союзы Герое, генерал-майор С. А. Ковпак (1887-1967), Советлар Союзы Герое, генерал-майор М. И. Наумов (1908-74), 1944 елның 25 октябрендә Словакиянең Түбән Татры тауларында сугышкан К. А. Строкач (1903-63), Чехословакиядә партизан отрядлары командирлары П. В. Величко (1923-44), А. С. Егоров (1914-70), Е. П. Волянский (1921-88), Е. Белик, М. Сечанский, диверсияләр төркеме командиры В. А. Кветинский (1920-95) һ.б. 1944 елда Словакия Милли восста­ние­сендә бергә сугышкан П. В. Величко һәлак булып кала, 1945 елның 23 апрелендә аңа I дәрәҗә Партизан медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.

Злинда партизан һәйкәле бармы?

Злин шәһәре хакимияте бинасыннан илле метр тирәсендәрәк Ян Коменский исемендәге парк урнашкан. Анда Кызыл Армия яугирләре дә, Ян Жижка партизаннары да җирләнгән Туганнар каберлеге бар. 2020 елның җәендә биредә Җиңүнең 75 еллыгы уңае белән Чехия Республикасының Оборона министрлыгы тарафыннан каберлекләрне төзекләндерү буенча эшләр башланган иде.
“Партизан” һәйкәле дә шушы парк­та урнашкан, тик без булганда аңа ремонт ясалмаган иде әле. Скульп­тураның авторы – чех рәссамы Винценс Маковский (1900-66), һәйкәл 1947 елда куелган. Һәйкәл бик матур, агачлар арасында тора, тик якын бармасаң, күрерлек түгел. Шәһәр хакимиятендә миңа һәйкәлнең шәхсән Даян Баян улына багышлап түгел, ә Злин шәһәрен һәм өлкәсен азат итүдә катнашкан бөтен Ян Жижка партизаннары һәм Кызыл Армия солдатлары истәлегенә куелганлыгын әйтте­ләр.

“Майор Мурзин” урамының юкка чыгуы

90нчы елларда урамның исемен үзгәртүгә беренче булып мөнәсәбәтен белдергән Баш­корт­станның халык язучысы Нәҗип Асанбаев бу уңайдан болай дип белдергән иде:
“Бездәге үзгәртеп коруларның шаукымы тиз арада Европадагы элекке социалистик илләргә дә барып җитте. Әгәр Берлин стенасы җимерелү белән немец җирләре бергә кушылса, Чехословакия исә, таркалып, урталай бүленде. Идеологияне төптән үзгәр­теп, барысы да тәртәләрен капитализмга таба борды. Ә майор Мурзин­ның идеологиягә турыдан-туры катнашлыгы бар иде, шуңа аннан да ничек тә котылырга теләделәр. “Әгәр дә аның исемен калдырсак, Европаны фашизм коллыгыннан коткару көрә­шен искә төшереп торачак һәм аны фактка әйләндерәчәк, безнең халкы­бызның батырлыгын киметеп күрсәтә­чәк. Майор Мурзинның исемен бөтен җирдән дә сызып ташларга!” – диде­ләр. Һәм күз ачып йомган арада сызып та ташладылар. Рәсми кәгазьләрдә майор Мурзинның исеме телгә алынмаса да, Злин шәһәренең кешеләре, бигрәк тә гади халык, элеккечә, үзлә­ренең үзәк урамын Башкортстан егете исеме белән атап йөрттеләр” (“Кызыл таң”, 1996 ел, 19 гыйнвар).
Н. Асанбайның соңгы фикерен тикшерү максатында 2020 елда Злинда булганда “Dlouha ulice” (“Озын урам”) буйлап йөреп килдем: чыннан та, гаҗәеп озын урам, очы-кырые күренми. Үзем барам,үзем уйланам: ә бит 75 ел элек шушы юллардан Даян Мурзин үткән. Ничек горурлан­мыйсың инде?! Үзәк мәйданга килеп җиткәнче урта яшьләрдәге өч-дүрт кешене туктатып, бер сорау бирдем:
– Omlouvam se, prosim vas, jak se imenuje ta ulice?(Борчуым өчен гафу итегез: бу урам ничек атала?).
– Dlouha ulice (Озын урам).
– A jak imenovalo se v dobe socializma? (Ә социализм вакытында ничек аталган?)
– Ulice Majora Murzina (Майор Мурзин урамы).
– Dekuji vam! (Рәхмәт сезгә!)
...Киләсе респондент хатынның исеме Зденка иде. 1964 елгы. Ханым, минем Д. Мурзинның якташы икәнле­гемне белгәч, бик дулкынланып, миңа үзенең мәктәптә укыган чакта укыту­чы­­ларының бу мәйданга алып килү­ләрен, Партизан һәйкәленә чәчәкләр салганын сөйләде. Аңа да якташымны онытмавы өчен рәхмәтләр әйтеп киттем.
Өченче әңгәмәдәшем Ростислав исемле 74 яшьлек пенсионер булды, ул да “Не rozumim, рос to udelali?­(Аңламыйм. Ник алай иттеләр икән?), – дип, ризасызлыгын белдерде.
Яшьләргә дә мөрәҗәгать иттем, әлбәттә, тик аларның берсе дә бу урам­ның элек майор Мурзин исемен йөрткәнлеген ишеткәннәре булмаган... Кызыл Армия азат иткән элекке Чехословакиядә менә шулай үзләрен коткарган илнең һәйкәлләре ипләп кенә алып ташлана, шуның белән бергә бу илне фашизм коллыгыннан коткарган Кызыл Армия батырлары һәм бу илнең азатлыгы өчен кан койган партизаннарның исемнәре дә җуела бара. Моның иң ачык мисалын маршал И. С. Коневның һәйкәлен алып ташлауда күрдек инде...
Хәтер бит ул кабатлаганнан яңарып тора. Социализм корылышы җимерелгәннән соң тарихны үзгәртеп, партизаннар сугышы тарихын юкка чыгарырга маташып язу менә нәрсәгә китерде! Шул чакта туган яшьләрнең яше дә бүген егермене узды! Бу турыда “Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасының Тарихи төркеме” үзенең октябрь азагында уздырылган соңгы җыелышында Злин өлкәсенең гетманы (хакимият башлыгы ) Радим Һолиш та борчылып сөйләгән иде. Димәк, сугыш җиле исеп торган заманда сугыш батырлары турында сөйләүдән туктарга иртәрәк әле!

Кем ул Jack Howland?

Р. Кодаяровның “Кара генерал” кинофильмында, шулай ук Русия интернет материалларында Ян Жижка бригадасында сугышкан ниндидер Джон Хауланд (кайбер авторлар Джон Хаукес дип яза) исемле инглиз партизаны турында телгә алына. Үзенең интервьюларында Даян Мурзин да бу партизанның Ян Жижка партизаннары турында китап язуын сөйли.
Бу факт мине бик кызыксындырды һәм эзләнә башладым. Әмма җавап­лы 2019 елда гына Марие Грошо­ваның “Адым саен сугыш” дигән китабыннан таптым. Анда хәтта инглиз партизанының фотосы да бирелгән, дөрес исеме – Jack Howland (Джек Һовланд). Җыентык азагындагы фотода ул сулдан беренче тора.
Утсыз төтен булмый, диләр, дөрес икән. Джек Һовланд – Алмания шәһәр­ләрен бомбага тотканда немец зенитчылары бәреп төшергән инглиз очучысы. Самолеты шартласа да, исән кала. Урманга качып, партизаннарны эзли торгач, Ян Жижка отрядына барып кушыла...
Сугыштан соң ул туган иленә әйләнеп кайта, Ян Жижка партизаннары турында китап яза. Улы кинорежиссер һөнәрен сайлый, атасының сөйләгәннәреннән чыгып, Чехослова­кия­дәге партизаннар сугышы турында киносценарий яза. Шушы сценарий буенча кинофильм төшерелгән, ди­ләр, тик мин аны әлегәчә тапканым һәм караганым юк.
Ә Даян Мурзин сөйләгән Джек Һовланд – мифик зат түгел, ә чын шәхес. Аның китабын эзләп табып, татар, башкорт, урыс телләренә тәр­җемә итү бурычы инглиз телен яхшы белүче заман яшьләренә кала...

Адым саен “билгесез солдатлар...”

М. Грошованың китабы юкка гына “Адым саен сугыш” дип аталмаган икән, Чехословакиядә Кызыл Армия һәм партизаннар сугышкан һәр урында йөзәрләгән каберлек һәм һәйкәл­ләр торып калган... Алар Польшада, Венгриядә, Болгариядә, Словакиядә, Румыниядә, Балтыйк буе илләрендә дә күп. Австрия-Чехия чигендә яшәүче ватандашыбыз, Мәскәү кызы Наталья Андрееваның бер хатыннан өзек китерик:
“Здравствуйте, Миляуша Мутигулловна! В нашем Микулове на границе с Австрией, где мы живем, есть памятник советским солдатам. Каждый год, в конце апреля, в день освобождения города, к нему возлагают цветы и бывает небольшой митинг.
А еще недалеко от нас, в 25 километрах на территории Австрии, есть город Laa an der Thaya. Там мы случайно нашли около 24 могилы, где на каждой выбито по десять фамилий и написано, что 10-12 человек неизвестных. Это только неизвестных в конце войны? Уму не постижимо! Сколько мужей, отцов и дедов не вернулись с поля боя, сколько детей остались без отца, сколько жен остались без мужей!
Мы теперь туда едем каждый год 9 Мая. А в этом году мы увидели, что рядом строят храм, а напротив местное кладбище. Видим, очень ухоженное. Но надо сказать, ухаживают и за нашими, все чисто и нет разрушений. Микулов, май 2015 года”.
Икенче хатка да күз салыйк:
“Вы помните, я писала вам о памятниках советским неизвестным солдатам в Австрии? 9 Мая в этом году мы снова были на том же кладбище. Совсем недавно вышел сборник стихов моего супруга Владимира Андреева “Остановите землю...” Одна глава книги полностью посвящена военной тематике и стихи даны под общим названием “...Мы шесть гранат на всех имели...” Приведу несколько строф из стихотворения, который называется “Девятый день войны”:
Врезались в землю
мы всем взводом
На безымянной высоте.
Нас было двадцать первогодок,
Окопы рывших в темноте.
И в семь утра приказ комбата:
“Врага не подпустить к мосту,
Беречь патроны и гранаты,
Держать зубами высоту...”
Нам было чуть за восемнадцать,
Лишь лейтенанту –
двадцать два,
И поклялись мы продержаться,
Страх подавив в себе едва...
Нам удалась лишь
только малость –
Сдержать врага всего на час...
К восьми нас семеро осталось,
А к девяти не стало нас...
Вот это стихотворение мой супруг Володя прочитал перед могилами неизвестным советским солдатам. Но когда мы собрались уходить, в кладбище увидели женщину, которая сажала живые цветы и убиралась в могилах. Разговорились. Она оказалась тоже наша, русская! Тоже, как и мы, оказалась в этом австрийском городке случайно, совсем случайно увидела кладбище, когда каталась на велосипеде. Была тронута! И после этого заказала много цветов в местном магазине и теперь каждый год сажает цветы на могилах советских солдат. Вы знаете, ее добрый поступок нас очень впечатлил, ведь она это делает просто, по зову сердца и души. 9 Мая, 2018”.
Владимир Андреев – һөнәре буенча юрист, ләкин күңеле белән чын шагыйрь. Аның сугыш темасына языл­ган шигырьләрендә шәхси уйланулары да, сугыш китергән җәфаларның буыннар язмышында чагылуы да ярылып ята. Ә уйланырлык хәлләр тулып ята! Мәсәлән, бүген, Европа белән Русия арасында салкын мөнәсәбәтләр хөкем сөргән катлаулы заманда, Чехословакиядә Кызыл Армия солдатлары җирләнгән зиратларның саклануы үзе бер могҗиза кебек!
Икенче Бөтендөнья сугышында 6 миллион поляк һәлак була, әмма аларның 3 миллионы – алар үзләре үк Гитлерга саткан яһүдләр. Польшаны азат иткәндә 600 мең совет солдаты һәлак була. Аларга барлыгы 500дән артык һәйкәл куела, бүген исә шуларның 200е генә торып калган... Алары да калырмы, әллә алып ыргытырлармы, билгесез...

Башкортстанда да тактаташлар урнаштырыла

Д. Мурзин – Бакалы районы һәм Башкортстан башкаласы Уфаның шәрәфле шәхесе. Мемориал тактаташлар кую мәсьәләсе Башкортстанда 2016 елда ук кузгатылган иде һәм, ниһаять, алар 2020 елда Җиңүнең 75 еллыгы уңае белән Уфада – Даян Мурзин яшәгән, һәм Иске Балыклы авылындагы туган йортында куелды. Д. Мурзинның биографиясен өйрәнүче Риф Мөкамил улы Кәлимуллин хәбәр итүенчә, Иске Балыклыда Д. Мурзин­ның туган йортына мемориал тактаташ кую мәсьәләсе белән Бакалы районы хакимияте башлыгы шөгыль­ләнгән.
Мемориал такта 2020 елның 24 апрелендә Д. Мурзин эшләп киткән Дүртөйле шәһәре прокуратурасы бинасында да куелган. Моны минем хатыма җавап итеп, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр итте (№9-15/5185, 2020 ел). Үткән елның азагында Кушнаренко авылы­ның педколледжында Даян Мурзин­га бюст ачылды. Соң булса да уң бул­сын, диләр.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас