

Узган елда "Уфа" аэропорты тарихта беренче тапкыр 4 миллионнан күбрәк пассажирга хезмәт күрсәткән һәм Идел буе федераль округында лидерлыкны саклап калган. Уфа - Идел буе федераль округында елына 4 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәткән бердәнбер шәһәр.
Пандемия шартларында үткән елда һава судноларына һәм пассажирларга сыйфатлы һәм өзлексез хезмәт күрсәтү буенча бурычлар уңышлы хәл ителде. Шул ук вакытта эпидемиологик хәвефсезлек тәэмин ителде һәм рейсларны хезмәтләндергәндә анда эшләүчеләр арасында авыру йоктыру очракларына юл куелмады.
Чыгымнарны кыскартуга һәм пандемия шартларында җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән чаралар нәтиҗәсендә аэропортның көтелгән чиста табышы якынча 850 миллион сум тәшкил итәчәк. Очышларның даимилеге югары дәрәҗәдә сакланган, персонал гаебе белән авиация инцидентлары булмаган.
"Уфа" аэропорты - Русиядә Covid-19 пандемиясе чорында яңа терминалны кулланышка керткән бердәнбер аэропорт.
Яңа терминалны кулланылышка керткәч, терминал комплексы мәйданы 29 106 квадрат метрга кадәр артты, үткәрү сәләте сәгатенә 2 тапкыр - 1200 пассажирга кадәр артты. Мондый шартларда "Уфа" аэропорты әлеге күрсәткечне пассажирлар агымын чикләмичә берничә ел дәвамында арттыра ала. Пассажирларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе IATA классификациясе буенча "С" (Optimum) классына туры килә.
Фото: rb7.ru