

Татарстанда һәм Ырымбур өлкәсендә М-5 трассасында йөк һәм пассажир транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнде.
13:00 сәгатьттән (урындагы вакыт, 11:00 - МСК) Ырынбур өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында «Урал» М-5 федераль автомобиль юлының 1281нче (Октябрьский шәһәре, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан чикләре) участогында пассажир автобуслары, маршрут таксилары, җиңел такси, йөк транспорты өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде.
Сәбәбе: көчле җил, буран, көчле кар яву, күз күреме чикләнү.
Хәзерге вакытта юл өлешен эшкәртү һәм чистарту өчен «Приуралье» идарәсе федераль автомобиль юлларының ведомство карамагындагы барлык юнәлешләрендә 189 юл техникасы эшли, шуларның 42се - «Урал» М-5 федераль трассасы участокларында.
"Приуралье" идарәсенең дежур-диспетчерлык хезмәте тәүлек әйләнәсенә эшли. Юлдагы штаттан тыш хәлләр турында идарәнең дежур-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәргә була: 7(347) 286-07-18.
Фото: prooren.ru