+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
2 февраль 2022, 13:40

"Тәнемне башкача кисмәсеннәр иде..."

Баланың гәүдәсенең 60 процентын кара тап каплаган.

"Тәнемне башкача кисмәсеннәр иде..."
"Тәнемне башкача кисмәсеннәр иде..."

Беренче карашка, Тимур Дәүләтшин - гади, шук малай. Дүрт яшьлек бала апасы белән мультфильмнар карарга, машиналы уйнарга һәм "Лего" конструкторын җыярга ярата. Аңа карап, җиде операция кичергән дип әйтеп тә булмый!

Тимур әнисе, апасы һәм әтисе белән Стәрлетамак районының Байрак авылында яши. Балалар бакчасына йөри, малайлар белән комлыкта уйный һәм урамда йөрергә ярата. Әмма малайның тормышын гадәти дип атап булмый, чөнки кечкенә генә имгәнү яисә тырналу да аны үлемгә китерергә мөмкин.

Тимурның аркасын, ботын, эченең аскы өлешен, ягъни гәүдәсенең 60 процентын бик зур кара тап каплаган. Бала тудыру йортында ук малайга "меланоформный невус" диагнозы куйганнар. Бу тап җәрәхәтләнсә, тире яман шеше башланырга мөмкин.

Тимур гомеренең беренче айларында Республика балалар клиник дәваханәсендә онкологта күзәтелә. Ике яшендә бала Мәскәүдә беренче операция кичерә. Аннары - Санкт-Петербургтагы "МЕДСИ" клиникасында тагын алты операция ясыйлар аңа.

Монда табиблар дәвалау планын төзегән, аның нигезендә хәлләр уңышлы булган очракта Тимур гигант невустан биш ел эчендә котыла алачак.

Тимур үсә, шуңа да дәвалану аңа авыррак бирелә. Малай инде үзен чираттагы операция көткәнен аңлый һәм әти-әнисенә: «Мине кисүләрен һәм тәнемә энә кадауларын теләмим», - ди ул. Ләкин озак аңлатулардан соң барыбер ризалаша һәм дәваханәгә бара, иң мөһиме - әнисе янәшәдә булсын.

Операциядән соң бала 7 көн дәвамында урын өстендә ята, аңа кузгалырга да ярамый. Аннары акрынлап кына йөри башлый. Бала моны бик авыр кичерә, аның да яшьтәшләре кебек йөгереп уйныйсы килә.

Чираттагы операция 7 июньгә билгеләнгән. Гади гаиләнең бөтен чыгымнарны мөстәкыйль рәвештә тартырга көче җитми, шуңа күрә Тимурның әти-әнисе "Доброфонд"ның "Изгелек" оешмасына мөрәҗәгать иткән, аның меценатлары инде берничә тапкыр малайга ярдәм иткән. Тимурга дәвалануга берничә ай эчендә 608 130 сум җыярга кирәк. Теләгән һәркем балага ярдәм итсә, малай гадәти тормыш белән яши алачак.

Акча күчерергә теләүче үзенең мобиль телефоныннан 3443 санына "Изгелек" сүзе һәм түләү суммасын язып, кыска-СМС җибәрә ала. Ягъни әгәр дә сез 150 сум күчерергә телисез икән, сезнең хәбәрегез болай булачак: «Изгелек 150».

Фото: prufy.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: