

Башкортстанда туристик агым 2021 ел нәтиҗәләре буенча 3,48 миллион кеше тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2020 елда республикада 2,983 миллион турист булган.
- Узган елда безнең төбәккә 3,48 миллион кунак килде. Бу - үткән пандемия елына караганда 17 процентка күбрәк, һәм чикләр ачык булган 2019 елга караганда (2,691 миллион) да күбрәк. Русия төбәкләрен карасаң, Башкортстан Чиләбе өлкәсе, Татарстан, Мәскәү, Ырынбур өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы халкында иң зур популярлык казанган, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Ринат Фаткуллин.
Ринат Фаткуллин ассызыклаганча, Башкортстан Республикасында туризмны үстерүнең мөһим бурычларыннан берсе туристның урта чегын арттыру. Үткән ел нәтиҗәләре буенча, туристның уртача чегы көненә 2391 сум тәшкил иткән, сәфәрнең уртача озынлыгы - 2 тәүлек.
Туристның уртача чегын арттыру ысулларының берсе - аңа күбрәк товарлар һәм тиешле хезмәтләр тәкъдим итү, турпродуктны төрләндерү. Чит шәһәр туристларының "ял көне турларына" ихтыяҗы бар, андый чакларда алар якын төбәкләрдән Башкортстанның табигате һәм мәдәнияте белән ял көннәрендә танышырга килә.