+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
15 февраль 2022, 17:14

Дустыңа туган телдә китап бүләк ит

Әлеге чара китап сөючеләрне берләштерәчәк.

Дустыңа туган телдә китап бүләк итДустыңа туган телдә китап бүләк ит
Дустыңа туган телдә китап бүләк ит

15-21 февральдә Башкортстан Республикасында туган тел көненә багышланган чаралар кысаларында “Дустыңа туган телдә китап бүләк ит” акциясе оештырыла. Акциянең девизы - Рәми Гариповның «Китап бүләк итү дә бит - бәхет / Китап кадерен белгәнгә".
Чараның максаты - туган телләрендә әдәбият укуга киң аудиторияне җәлеп итү, кәгазь чыганакларда басмаларны популярлаштыру, китапка җаваплылык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
Акция кысаларында катнашучылар үзләренең яраткан китапларын туган телләрендә бер-берсенә бүләк итә, аны укуга рухландыра.
Чара социаль челтәрләрдә #подарикнигународномязыке хэштегы белән яктыртыла, анда катнашучылар бу китапның ни өчен игътибарны җәлеп итүен һәм ни өчен аны башкаларга укырга кирәклеген сөйли.

Акцияне Башкортстан Фәннәр академиясе һәм Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты хуплады, алар түләүсез нигездә республика мәктәпләренә кыйммәтле энциклопедия һәм академик басмалар тапшырды.
Чарага төрле органнарның һәм ведомстволарның дәүләт хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, педагоглар, укучылар кушылды.
Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык теләүчеләрне "Туган телдә дустыңа китап бүләк ит" республика акциясенә кушылырга чакыра.
Акцияне Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

 

Фото:   poembook.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас