+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
18 февраль 2022, 05:34

Башкортстаннан "омикрон" кайчан китәчәк?

Әлеге дулкын коронавирус таралуга да чик куярга мөмкин, диләр.

Башкортстаннан "омикрон" кайчан китәчәк?Башкортстаннан "омикрон" кайчан китәчәк?
Башкортстаннан "омикрон" кайчан китәчәк?

Медицина фәннәре докторы, сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Вил Тимербулатов республикада коронавирусның бишенче дулкыны тәмамлануын фаразлады.

Галим сүзләренә караганда, йоктыручыларның көндәлек артуы буенча статистика инде февраль ахырында үсүдән туктаячак, шул ук вакытта авырулар кимү мартта ук башланачак.

Вил Тимербулатов, шулай ук, "омикрон"ның киләчәктә "тере вакцина" булачагына ышаныч белдерде, һәм шуның аркасында коронавирус, грипп кебек үк, гадәти сезонлы авыру булырга мөмкин. Профессор, коллектив иммунитет күпсанлы прививкалар хисабына гына түгел, ә халыкның бу авыруны күбрәк кичерүенә дә бәйле, дип саный.

Фото: novostivl.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас