+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
18 февраль 2022, 04:40

Кышларда без җәйдә булып кайттык!

Кар-буранлы, моңсу февральнең бер көнендә ямьле җәйне күреп кайттык әле. Монда тутыйкошлар җим чүпли, ташбака һәм балыклар йөзә, дөньяның төрле кыйтгаларыннан кайтартылган агач, куак, үсемлеләр үсә, чәчәк атып утыра. Бу – Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Ботаника бакча-институты.

Кышларда без җәйдә булып кайттык!Кышларда без җәйдә булып кайттык!
Кышларда без җәйдә булып кайттык!
Ул үсемлекләрнең биологик төрлелеген саклау максатында интродукция, генетика, климатлаштыру өлкәләрендә фундаменталь һәм кулланма фәнни-тикшеренү эшләре һәм гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ботаника бакча-институты Уралда һәм Башкортстанда үсемлекләрне фәнни интродукцияләүдә һәм климатлаштыру, тере коллекцияләр нигезендә табигый һәм культуралаштырылган үсемлекләр генофондын саклау һәм өйрәнү, үсемлекләрнең аерым һәм югала баручы төрләрен өйрәнү, саклау һәм үрчетү, бизәү һәм җимеш культураларының тотрыклы сортларын селекцияләү юнәлешләрендә тикшеренүләр алып бара.

Ботаника бакчасына 1932 елда Башкортстан Авыл хуҗалыгын социалистик реконструкцияләү гыйльми-тикшеренү институты составында нигез салына һәм элек Дим станциясе районында урнаша.

1934 елда Сипайлово авылына Башкортстан туфрак-ботаника бюросы составына күчерелә, 1937 елда БАССР Җир эшкәртү халык комиссариатына тапшырыла.

1939 елда Ботаника бакчасы Уфа шәһәр Советы башкарма комитеты карамагына тапшырыла һәм Новиковка авылы (хәзерге Зеленая роща бистәсе) янында үзенә беркетелгән 117 гектар территориягә күчерелә, бу майданның 19 гектары үзләштерелә һәм хәзерге территориянең төп өлешенә туры килә.

1945 елда республика әһәмиятендәге Башкортстан ботаника бакчасы итеп үзгәртелә. 1991 елда үзаллы институтка — Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Ботаника бакча-институтына әйләнә.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас