+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
21 февраль 2022, 07:08

Иң яхшы ат өйрәтүче билгеләнде

Баймак районында ат өйрәтүчеләр конкурсы узды.

Иң яхшы ат өйрәтүче билгеләндеИң яхшы ат өйрәтүче билгеләнде
Иң яхшы ат өйрәтүче билгеләнде

19 февральдә Баймак районының Иске Сибай авылында "Аек авыл" республика конкурсы кысаларында "Тай-Тулак" атта йөрүчеләр конкурсы узды.

Чараны «Ирәндек» башкорт токымыннан булган атларны саклау һәм үстерү буенча хәйрия фонды оештырды. Ул Русиянең 1812 елгы Ватан сугышында җиңүенең 210 еллыгына багышланды. Спорт бәйрәмен үткәрүгә шулай ук Сибай авыл советы хакимияте дә өлеш кертте. Партнерлары Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья башкортлар корылтае (конгрессы), «Элеватор» җәмгыяте булды.

Мәгълүм булганча, Ватанны саклауга башкорт атлылары зур өлеш керткән, аларны французлар "Төньяк амурлары" дип атаган. Наполеон белән сугышта Русия империясеннән 28 башкорт полкы катнашкан, алар французларның Русиягә бәреп керүе, урыс гаскәрләренең чит ил походлары чорында бик нык көрәшкән. "Төньяк амурлары" Германияне азат итәргә һәм французларны Гамбургтан, Эрфурттан, Берлиннан азат итәргә ярдәм итә һәм җиңүләр белән Парижга барып җитә.

Спорт бәйрәме «Мәргән укчы» ярышларыннан башланды. Бөрҗән районыннан Салават Юлдашевка, Сибайдан Тимур Бикбаевка һәм Хөрмәт Таһировка тиңнәр табылмады. Хатын-кызлар арасында Бөрҗән районыннан Найлә Ишкилдина, Белореттан һәм Учалыдан Алия Ишморатова һәм Динә Вәлиева җиңү яуладылар.

“Аузарыш” милли көрәшендә Бөрҗән районыннан Илнар Салаватов, Хәйбулла районыннан Хәбир Әхмәтшин, Әбҗәлилдән Расих Латыйпов, шулай ук Батыр Әбүбакиров һәм Нәзир Таһиров лидерлар булдылар.

“Тай-Тулак” төп конкурсында Баймак, Бөрҗән, Зианчура, Учалы, Әбҗәлил, Әлшәй, Кырмыскалы, Хәйбулла һәм Зилаер районнарыннан 23 команда катнашты. Кагыйдә буенча, 3 кешедән торган командага конкурс (2 ярдәмче һәм 1 ат өйрәтүче) җайдак белән йөрергә өйрәтелмәгән атны арканларга, аны иярләргә һәм ат өстендә мөмкин кадәр озаграк торырга тиеш иде.

Милли спорт бәйрәменә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов югары бәя бирде һәм быел җәй Баймак районында "Башкорт аты" фестивале узачагын белдерде. Ул, шулай ук, ярышларда җиңүчеләрне котлады, аларга бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды.

Фото: bv02.info

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас