Февраль башында подрядчы оешма – “Уралмостострой” җәмгыяте белән 1956 елда Агыйдел аша төзелгән күперне капиталь ремонтлау буенча эшләр башкаруга муниципаль контракт төзелде. Башкаланың Киров районындагы Воровский урамы киселешендәге Агыйдел күперен ремонтлау 4 миллиард сумга төшәчәк, бу максатларга республика һәм муниципаль казна акчасы юнәлтеләчәк.
Контракт буенча эшләрне тәмамлау вакыты – 2025 елның 3нче кварталы. Әмма күпер төзүчеләр объектны 2024 елда билгеләп үтеләчәк юбилейга тапшыру өчен бөтен көчләрен куячак. Иске күперне капиталь ремонтлау юбилей объектлары исемлегенә керә. Объектта төзелеш-монтаж эшләре 1 мартта башлана.
Уфада “Уралмостострой” җәмгыяте соңгы елларда мөһим объектларда эшләр башкарды. Аерым алганда, 2016 елда – Затон автомобиль күпере, 2019 елда – Тимашево юлүткәргече, үткән елда югарыда телгә алынган ике күпер арасындагы өченче күпер һәм Зәки Вәлиди урамы буенча юлүткәргеч файдалануга тапшырылды.
Күптән түгел Уфа шәһәре хакимиятендә үткән оператив киңәшмәдә билгеләнүенчә, реконструкция процессында күпер яңадан төзеләчәк.
Төзелеш-монтаж эшләре вакытында автотранспорт хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Аерым алганда, шәһәрдән чыгу юнәлешендә “күпер-вставка”дан дүрт полоса буенча һәм 1991 елда төзелгән күпер буенча бер яисә ике полосада транспорт хәрәкәте оештырылачак. Үз чиратында, 1991 елгы күпер буенча шәһәргә керү юнәлешендә дүрт яисә биш полоса буенча хәрәкәт оештырылачак. 1991 елгы күпердә хәрәкәт полосалары саны реверсив светофор белән җайга салыначак. Транспорт хәрәкәтенең шундый схемасы буенча тыгыннар һәм уңайсызлыклар килеп чыгарга тиеш түгел. Чаралар комплексы тәмамлангач, шәһәрдән көньяк чыгу һәм аңа керү юнәлешендә 11 хәрәкәт полосасы эшли башлаячак.
Якындагы елларда Башкортстан башкаласында “Көньяк капкалар” территориясен комплекслы төзүнең эре инфраструктура проекты гамәлгә ашырылачак, аңа Кузнецов затоны һәм “Цветы Башкирии” бистәләре керә. Проект буенча шәһәрнең көньяк өлешендә урам-юл челтәрен үстерү каралган. Аерым алганда, проектка берничә эре объект керә, шуларның берсе – Пугачев урамын реконструкцияләү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Пугачев урамын реконструкцияләү Уфа шәһәре төзелүнең 450 еллыгы объектлары исемлегенә кертелгән.
Бүгенге көндә Кузнецов затоны бистәсендә, Нагаево, Акбирде торак пунктларында актив торак төзелешенә бәйле рәвештә, Пугачев урамы буенча транспорт агымын үткәрү мөмкинлеген арттыру бурычы тора. Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан, муниципалитет тарафыннан Сочи урамыннан алып “Таш кичү” районында Караидел елгасы аша күпергә кадәр җирдә Пугачев урамын реконструкцияләү проекты эшләнде.
Төзекләндергәннән соң, уфалылар җәяүлеләр өчен юллар һәм тротуарлар, заманча тышкы яктырткычлар белән дүрт полосалы автомобиль юлына ия булачак. Проектны гамәлгә ашыруга юлчылар быел май-июньдә керешергә планлаштыра. Проект үзе ике елга исәпләнгән, барлык эшләр комплексы 2023 елда тәмамланырга тиеш.
Уфаның 450 еллыгына Башкорт дәүләт курчак театрына реконструкция ясалачак. Бу чорда спектакльләр өчен төп мәйданчык Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының кече залы булачак. Шулай ук декорацияләр, реквизитлар һәм курчакларны саклау өчен биналар да билгеләнгән.
Курчак театры бинасы 1976 елның ноябрендә ачылган, шул вакыттан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән.
8 февральдә Уфа шәһәре хакимиятендә үткәрелгән оператив киңәшмә барышында мәдәният министры урынбасары Гөлнар Хәмитова хәбәр итүенчә, театр бинасын реконструкцияләү “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылачак, финанслау тәэмин ителгән. Реконструкциянең гомум бәясе 900 миллион сумнан артык. Эшләргә быел керешү һәм 2023 елның декабрендә тәмамлау планлаштырыла. Заказчы – Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе. Конкурс буенча подрядчы апрель уртасына кадәр билгеләнергә тиеш.
Реконструкциядән соң театр һәм аның янәшәсендәге территория балалар һәм аларның ата-аналарын җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк, бу урын Балалар иҗаты һәм үсеше үзәгенә әйләнәчәк. Объектны 2023 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Театрда 135 урынга исәпләнгән кече тамаша залы, шулай ук 40 урынлык балалар кафесы, музей, уен бүлмәсе, балалар һәм уен студияләре барлыкка киләчәк. Гомумән алганда, театр биналарының гомум мәйданы 6,5 мең квадрат метрга кадәр артачак.
– Төп мәйданчык итеп әлегә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Кече залы билгеләнгән, әмма бу гына җитәрлек булмаска мөмкин, чөнки дәүләт биреме нигезендә ел саен безнең театр 500 тирәсе спектакль тәкъдим итте. Бер мәйданчыкта тамашаларның яртысын гына күрсәтеп булачак. Без балаларны шатлыктан мәхрүм итәргә тиеш түгел һәм уртак тырышлык белән өстәмә мәйданчыклар табарга тәкъдим итәбез, – дип мөрәҗәгать итте Уфа хакимияте башлыгына Гөлнар Хәмитова.
Үз чиратында, Уфа мэры тәкъдимне хуплады һәм шәһәрнең узган елның декабрендә реконструкциядән соң ачылган Уфа балалар филармониясе базасында өстәмә мәйданчык бирергә әзер булуын әйтте.
– Һичшиксез, театр труппасы эшләргә, проектларын тормышка ашырырга тиеш. Без филармониядән тыш та мәйданчыклар таба алабыз, – дип билгеләде Уфа хакимияте башлыгы.
11 гыйнвардан Уфаның 450 еллыгы айдентикасын булдыруга ачык иҗади конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
Конкурсны оештыручы – Уфа шәһәре хакимияте һәм Уфага нигез салуның 450 еллыгын бәйрәм итү Эшче төркеме белән партнерлыкта Башкортстанның Шәһәрләр һәм авыллар үсеше институты мәсьәләләре буенча компетенцияләрнең төбәк үзәге. Конкурсның максаты Башкортстан башкаласының 450 еллыгын бәйрәм итүне заманча, оригиналь, эстетик, истә калырлык итү һәм алга таба фирма стилен булдыру.
Конкурста профессионаллар да, дизайн, графика, сәнгать өлкәсендәге командалар да катнаша ала. Дистанцион катнашу мөмкинлеге дә булдырылган. Конкурс эшләрен кабул итү 20 гыйнвардан башланды. Конкурс белән ufakonkurs450.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Конкурс финалистларының өчлеген жюри билгеләячәк, аның рәисе – “Comunication Tube Bureau” проектына нигез салучы Мария Никанорова.
Финалга үткән өч эш арасыннан җиңүчене шәһәр халкы конкурс сайтында ачык интернет-тавыш бирү юлы белән сайлаячак. Беренче урынга ия булучы – 150, икенчесе – 100, өченчесе 50 мең сум алачак. Җиңүченең эше Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүне визуаль озата бару өчен нигез булачак.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.